Миллион тонна нефть

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

Минзәләдә Дружба нефть чыганагының 810 нчы санлы җыю пункты файдалануга тапшырылды.

Флүрә МУСИНА

Тантаналы чарага “РИТЭК” ААҖнең генераль директоры Николай Николаев, Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, “ТатРИТЭКнефть” ТПП директоры Мөхәмәтвәли Хөснетдинов килде.

– Җыю пунктының мөһимлеге шун­да, нефтьне судан аеру технологиясе эшләнгән. Элек нефтьне су катнашмасы белән беренчел эшкәртүгә моннан 80 км ераклыкка ташыган булсалар, хәзер ул биредә үк судан аерыла. Шул рәвешле нефть ташу буена чыгымнар янга кала. Җыю пунктының өстенлекле яклары та­гын шунда, ул федераль трассага якын, автоцистерналарга йөрергә кыенлык- лар хасил булмый. Әлеге нефть чыгару урынында тәүлегенә 77,4 кубометр сые­клык, 48,7 тонна нефть чыгарыла, 27 ку­бометр су кудырыла, – диде ЦДНГ-2нең 1 нче санлы бригадасы мастеры Артур Хәкимов.

Объектларны караганнан соң, “РИ­ТЭК” ААҖнең генераль директоры Николай Николаев яңа җыю пунктын эксплуатацияләүгә старт бирде.

Тагын бер мөһим вакыйга: “РИТЭК” ААҖнең Татарстанда миллион тонна нефть чыгаруы. «ТатРИТЭКнефть» ТППнең бер елда миллионынчы тон­на нефте биредә, Минзәлә җирлегендәге әлеге кустта чы­гарылды.

Шушы вакыйга белән кот­лап, “РИТЭК” ААҖнең гене­раль директоры Николай Ни­колаев нефтьчеләргә хезмәт уңышлары теләде:

– Яңа объект нефть­не яңа технологияләргә нигезләнеп әзерләргә ярдәм итә. Без скважиналар эшенең үзенчәлекләре белән таныш­тык. Монда ничек итеп нефть­не күбрәк алу коэффициентын арттыру өчен инженерларга уйланырга җирлек бар. Хәзер аның 30 проценты алына дип алсак, 70 проценты җир астын­да ята әле. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар, яхшы эшләргә шартлар да тудырыл­ган.

Район башлыгы Ай­дар Салахов әлеге нефть компаниясенең ирешкән хезмәт нәтиҗәләрен бил- геләп үтте, аларга алга таба да уңышлар теләде:

– Яңа объектның ачылуы Минзәлә өчен дә истәлекле ва­кыйга. Минзәлә элек-электән нефтьчеләре белән данлы бул­ды. Хәзер дә 2 мең минзәләле нефть тармагында хезмәт куя. Сезгә яңа хезмәт уңышлары юлдаш булсын, – диде ул.

Айдар Фәслахович Николай Михайловичны нефтьчеләр компаниясенең атасы дип атады, аның меценант була­рак районга ярдәм итеп тору­ын билгеләп үтте, истәлекле бүләк тапшырды. Минзәлә нефтьчеләре – Фәнил Габдул­лин белән Назиф Кәримовка тырыш хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары, бүләкләр бир­де.

“ТатРИТЭКнефть” ТПП директоры Мөхәмәтвәли Хөснетдинов объектның өстенлекле яклары турында болай диде:

– Бу объектны ачып без бай­так максатларга ирешәбез: беренчедән, ул – кустларның технологик эшчәнлеге, икен- чедән, без экологик яктан имин булырга тиеш. Дружба авылын­да яшәүчеләр авыл янындагы юлларны бозасыз, буаларының плотинасын ватасыз дип безнең адреска тәнкыйтьчән карасалар, без моңа җавап итеп үзебездән соң яхшы ин­фраструктура калдырабыз, бу да безнең хезмәт нәтиҗәсе.

Роман атакай нефтьче- ләрнең күп еллар дәвамында булышлык күрсәтүләрен билгеләп үтте, райондагы дингә табынучылар исеменнән Никольский кафедраль собо­рына даими ярдәм итеп торула­рына рәхмәтен белдерде. Храм га йөрүчеләр исеменнән Нико­лай Николаевка Николай Чу­дотворец иконасын тапшырды.

 

 сан

Әлеге чыганак сынау өчен эксплуатациягә 2002 елда тапшы­рылган. Биредә нефть запасы 200 мең тонна тирәсе. Быел чыгарылган нефть күләме 10 мең тонна, киләсе елга ул максималь дәрәҗәгә – 11 мең тоннага җитәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International