Баланы тәрбиягә алу – бик җаваплы адым. Шуңа күрә баланы тәрбиягә алырга җыенган гаиләгә башта ай ярымлык курслар узарга кирәк. Бүгенге көндә районнан дүрт гаилә юридик, хокукый, медицина, психология өлкәсендә белемнәрен ныгыта. Укуларның бер өлеше Яр Чаллыда, икенче өлеше Алабуга шәһәрендә уза. Минзәлә коррекция интернат-мәктәбендә дә моңа кадәр ябылып торган курслар яңадан эшли башлады.