Алёша Еньков сабый чакта кечкенә кулларына кайчы тотарга өйрәнү белән үк ул газета- журналлардан рәсемнәр кисә, ак кәгазьдән көймәләр һәм башлык- панамалар ясарга өйрәнә.
Соңрак исә катлаулырак фигураларга күчә. Әнисенә, апаларына төсле кәгазьдән, катыргыдан чәчәк бәйләмнәре, вазалар һәм открыткалар ясап бүләк итә.
Мәктәптән тыш ул Балалар иҗат йортындагы “Мастерилка” түгәрәгенә йөри. Анда укытучылары Светлана Лучихина балаларга кәгазь белән эшләүнең һөнәри осталыкларын төшендерә. Узган елларда Алёша агач белән эшләү, агачны яндырып бизәү түгәрәкләренә йөргән. Әлеге түгәрәкләрдә алган белемнәренә һәм үзе туплаган тәҗрибәгә таянып, кәгазьдән күптөрле эшләнмәләр ясый ул. Урамнан гадәти чуер таш алып кереп, үз фантазиясен эшкә җигеп, ачык төсләргә буяп бик матур сувенир ясап куйган. Бүлмәсендәге стенка киштәләренә аларның һәрберсен тәртип белән урнаштырган. Алёша җитез бармаклары белән вак конструктор детальләрен дә җыярга ярата. Узган ел хастаханәдә ятканда 1500 детальдән торган конструктордан көн дәвамында бер зур корабль төзеп куеп, табибларны да шаккаттыра. Чыннан да, күпме түземлек, акыл һәм фантазия кирәк аңа. Вак детальдән җыйган корабль, танк, вертолёт, робот модельләре үзләре бер әкияти дөньяга алып кереп китә сине. Һәр хезмәт җимешен саклап кына тота ул.
– Үскәч кем булырга хыялланасың? – дип сорагач, уйлап та тормыйча:
– Инженер булам, – дип җавап кайтарды.
Быел мәктәптә яшелчәдән ясалган эшләнмәләр конкурсында Алёша һәм аның иптәше Илья белән ясалган эшләнмә беренче урынны ала. Алар кабактан арба ясап, аңа ике тычканны җигәләр. Тычканнарны кишердән ясыйлар.
Белгән һөнәрләре дә, тормышка ашасы хыяллары да күп Алёшаның. Һәр башлангычын әти- әнисе, апалары, укытучылары хуплап торганда уңышларга ирешү күпкә җиңел ул.
Светлана Лучихина, Балалар иҗат йорты укытучысы:
– Алёша быел мин җитәкләгән “Мастерилка” түгәрәгенә йөри башлады. Акыллы, тырыш, зирәк бала. Кушканнарны киреләнмичә, төгәл итеп башкара.
безнең белешмә
Алёша 1 нче урта мәктәпнең 3 нче сыйныфында белем ала. Бик тырыш һәм тәртипле бала. Гел “5”легә генә укый. Яраткан фәннәре математика белән рәсем. Спорт белән дә мавыга егетебез: хоккей түгәрәгенә йөри, “Минзәлә лачыннары” команда составында тора, уеннарда катнаша. Ә иң яраткан мавыгуы – балык тоту.
Бала өчен оригами (кәгазьдән фигуралар ясау) бик файдалы шөгыль. Ул фантазияне, фикерләүне һәм иҗади сәләтне үстерә, чөнки фигуралар җыю белән беррәттән бала аларны буйый, тагын өстәмә детальләр дә ябыштыра ала. Оригами белән шөгыльләнгәндә балада тырышлык, игътибарлылык, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар барлыкка килә.
Кыш бабайга да ышана Алёша. Үзе алырга теләгән бүләкне сорап һәр елны хат язып, тәрәзәгә ябыштырып куя. Кыш бабай шуны укый да, Яңа ел төнендә чыршы астына бүләген калдырып китә. Узган ел, мисал өчен, аңа Кеша исемле попугай алып килә Кыш бабай.
Дифиза НУРИЕВА