Сәрия өметне аклады, Альбина да сынатмады

2014 елның 19 декабре, җомга

Сәрия Гыйльметдинованың дөнья беренчелегендә призлы урын алып кайтасына тулы ышаныч бар иде.

Чөнки ул үз үлчәү авырлыгында Россиянең беренче командасы со­ставында Мамадышта үткән җыенда катнашып тулы әзерлек үтте. Бу төр – билбау белән көрәштә күптәннән шөгыльләнгәнгә, Татарстан гына түгел, Россия күләмендәге турнирларда җиңүче булды.

Альбина Шәмсетдинованың бу турнирга эләгүен очраклы дияргә булса да, җиңүче булып калуына үзе зур көч куйды. Түбән Камада үткән республика беренчелегендә катнашып призлы урынны алгач аны тре­неры Рәмзил Бәдриев белән Теләчедә үтәчәк дөнья беренчелегендә Татарстан командасы составында катнашырга чакы­рып алдылар.

Кызларның ничек көрәшүен мензела.ру сайтында Онлайн ТВда карарга мөмкин. Ә менә андагы эмоцияләрне, турнирны башыннан ахырына кадәр караган кеше генә күрде. Сәриягә, оста булса да, җиңү җиңел бирелмәде. Альбина беренче көндәшенә оттырганнан соң гына, бул­ган көчен, өйрәнгән алымнарын көрәшкә бирде Нәтиҗәсен үзегез беләсез – соңгы әйләнештә Россиянең ике тапкыр чем­пионын отып, анда катнашучыларны һәм тамашачыны гаҗәпкә калдырды, ә минзәләлеләргә горурланырга тагын бер мөмкинлек тудырды.

Рузилә исә соңгы очрашуда гына үз формасын күрсәтә алды, башкаларында җиңелде. Дөрес, үзеңнән 20-30 килограмм авыр булган көндәшләр белән терәшергә авыр булгандыр. Шул ук вакытта дөнья беренчелегендә призлы урынны алу шулай ук престижлы.

Бу уңышка ирешүдә сүз дә юк тренерларның роле бик зур. Шуңа аны үткәрүчеләр чемпионнарның тренерла­рын да зурладылар. Шулай итеп Рәмзил Бәдриев дөнья беренчелегеннән ике тасма һәм “Чемпион тренеры” дигән таныклама алып кайтты.

Сәриянең әтисе Рәис турында берничә сүз әйтмәсәң, язма тулы булмаячак.

Рәис үз машинасы, үз бензины белән Теләчегә генә түгел, кызы Сәрия Мама­дышта әзерләнгәндә аның янына берничә тапкыр барып кайтты. Шуңа күрә Сәриянең чемпион булуында аның өлеше дә бик зур.

Рәмзил Бәдриев:

– Билбау көрәшенә караш төрлечә. Аның белән кызлар шөгыльләнүгә дә бик сәерсе- неп карыйлар. Аны үткәрә башлау тарихы да берничә ел белән генә исәпләнә. Кызларның җиңүләрен үземнең генә түгел, районның уңышы дип кабул итәм. Кызлар бу биеклектән төшмәс өчен әзерлекләрен туктатмаслар дип уйлыйм. Теләк булганда бу әзерлек ба­засы белән башка яшь категорияләрендә дә катнашу мөмкинлеге бар.

акцент

Теләчедә үткән 15-17 яшьлек үсмерләр һәм кызлар арасында дөнья беренчелегендә көрәш ике төрдә иде: билбау һәм классик. Россия, Та­тарстан, Украина (ул хакта җае чык­канда аерым язарбыз) данын яклап Минзәләдән 4 кеше билбау көрәшендә генә чыгыш ясады.

Илдус ШАҺИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International