Ул сүзләрне көйгә салучы, шигырьләргә җан өрүче, канат бирүче… Әлеге мәкаләнең герое минзәләлеләргә әйбәт таныш булган Рөстәм Әхмәтханов.
Кемдер аны шәп гармунчы булып беләдер, кемгәдер ул җырчы буларак таныш, кайсыбыз аның шигырьләрен яратып укый. Әмма һәр кеше якташыбызның композитор икәнен беләдер. Талантлы кеше – бар яктан да сәләтле дип юкка гына әйтмиләр, Рөстәм әфәнде шундый шәхесләрнең берсе.
Рөстәм Әхмәтханов тумышы белән Минзәләдән. Урта мәктәпне элек Сарман районына кергән Теләнче Тамак авылында тәмамлый. Армия сафларына Чебенле авылыннан алына. Армиядән әйләнеп кайтканнан соң, Алабуга педагогия институтында рус теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен алып чыга. Районның төрле авыл мәктәпләрендә эшләп ала, 1983 нче елда Наратлы Кичү мәктәбенә директор булып җибәрәләр һәм Рөстәм абый шушы авылда төпләнеп кала да инде. Хәзерге вакытта ул мәдәният йорты директоры вазыйфасын башкара. Тормыш иптәше Зөләйха белән ике кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар икесе дә әти-әниләренең һөнәрен сайлаганнар.
– Рөстәм әфәнде, иҗат юлыгыз турында сөйләп китегез әле? Беренче иҗат җимешегез исегездәме?
– 5 нче сыйныфта “Ык дулкыннары” дигән җыр язганым хәтеремдә, әмма ул вакытта моңа бик игътибар да итмәдем. Кызым Айзирә “Күңел” радиосына баргач, аннан яңа җыр сорадылар. Беренче сәбәбе шул булгандыр, аннан соң Калмия авылында яшәп иҗат итүче Зөләйха Закирова иҗаты белән якынрак таныштым. Аның шигырьләре мине илһамландырды дисәм ялган булмас. Көй язу белән бик соң шөгыльләнә башладым, ләкин хәзер ансыз тормышымны куз алдына да китермим. Мин бу дөньяга кереп чумдым!
– Рөстәм абый, сезнең күңлегезгә нинди җырлар хуш? Дәртле көйләрме, әллә киресенчә моңсу җырлармы? Ниндидер тематикага аерым игътибар итәсезме?
– Аерып әйтә алмыйм алай, нишләптер хатын-кыз иҗат иткән шигырьләргә көй язам мин. Алар йөрәккә үтеп керә, аңлата алмыйм. Ир-атларның шигырьләренә дә көй язгалыйм, әмма ансы сирәгрәк була. Мин Рәзинә Насыйбуллина, Энҗе Усманова, Рафис Мәүҗиев, Азат Мәрдән шигырьләре белән эшлим. Сезнең хезмәттәшегез Асия Авзалова язган шигырьләренә шулай үк көй яздым. Алар барысы да минем яңа җыентыкка кертелгән. Тематикага килгәндә, миңа Әфган һәм авыллар турында җырлар иҗат итәргә ошый. Чаллыдагы Әфган ветераннары белән берлектә без хәтта минем җырларның җыентыгын чыгардык.
– Сез чыгарган дискка килгәндә, бу эш арзаннардан түгелдер инде? Шундый җыентык чыгару күпмегә төшә? Ничә җырыгыз кертелгән анда?
– Җыентыкка 57 җыр кергән. Мисал өчен, бер җырны эшкәртү, оранжировкалар белән бергә уртача 4-5 мең сумга төшә. Менә үзегез чутлагыз. Әлбәттә, мин берүзем бу олы эшне башкарып чыга алмас идем. Район башлыгы Айдар Салахов фатихасы белән башкарылды бу эш. Аңа рәхмәт җиткерәм.
Рөстәм Әхмәтхановның иҗаты белән якынрак декабрьдә таныша алачакбыз. Минзәлә мәдәният йортында аның җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узачак. Ә әлегә “Әйтер сүзем җырларымда” дип исемләнгән дискны “Кырык тартма” кибетендә алырга мөмкин.
Алисә ШАХАБУТДИНОВА