Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эше буенча утырышта каралган һәрбер сорау үсмер баланың киләчәгенә тәэсир итәрдәй фаҗига.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов алып барды. Анда 6 административ эш каралды.
Шунысы кызганыч, кайбер гражданнар комиссиядә булып, гаепләрен танымыйча, кабат шуңа чакырылалар. Гражданка Я.ның эшен карадылар, ул ике чит ил машинасының тәрәзәсен ваткан балигъ булмаган кызы Марияне карамаган өчен чакыртылган иде. Комиссия әгъзалары кызның анасына мөрәҗәгать итеп: “Шушы уңайдан нәрсә әйтә аласыз?”
– Ул ике көн өйдә йозак астында утырды. Ә менә өченче көнне качып киткән. Мин үзем эштә идем. Ирем суга киткәч, качып киткәндер, – диде әнисе.
– Бу беренче очрак түгел. Һәр ай саен ул тәрәзә вата. Машина хуҗаларына килгән зыянны ничек түләрсез, – дип сорады ПДНның өлкән инспекторы Ольга Гарнышева.
– Түләрбез, карточкадан акча алырбыз, – дип акланды тәртип бозучының әнисе.
Комиссия әгъзаларының “Башка бу хәл кабатланмас өчен, нинди чаралар кулланачаксың”, дигән соравына, ул күз яшьләренә буылып, башка бу хәлләр булмый дип, җавап бирде.
– Яңа елдан соң пенсиягә чыгам, аның белән өйдә булам. Хәзерге моментта өйдә утыра, дәресләрен әзерли, минем белән генә урамга чыга, диде кызның әнисе һәм сынау срогы сорады. Ләкин ананың күз яшьләренә комиссия йомшармады, опека һәм попечительлек бүлегенә ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында документлар әзерләргә кушылды. Кызларын тәрбияләмәгән өчен ата- анага 500 сум штраф салынды.
Шулай ук Николаевка авылында яшәүче Т. га кызын тәрбияләү бурычын үтәмәгәне өчен 100 сум штраф салынды. Аның 2002 нче елда туган, балигъ булмаган кызы бернинди сәбәпсез уку елы башыннан бирле коррекцион интернат- мәктәпкә укырга йөрми.
Авыл хуҗалыгы техникумы администрациясе ятим статусы булган, балигъ булмаган Т. ны студентлар исемлегеннән сызып атуын сорады. Сентябрьдән алып ул бер дәрескә дә килмәгән. Сыйныф җитәкчесенең шалтыратуларына җавап бирми. Бүгенге көндә кайдалыгы билгесез. Ишетүләренчә, ул Татарстаннан читтә бер ир белән тора.
– Без аннан ардык инде, әле узган уку елы өчен дә 10 предметны япмаган. Аңа 18 яшь юк, ә сез тынычлап йоклыйсыз, дип опекун әбисенә мөрәҗәгать итте директор урынбасары Гөлсинә Рәҗәпова. Комиссия әгъзаларының күбесе кызны техникумнан куарга дип тавыш бирделәр. Рус Каран авылында яшәүче 15 яшьлек яшүсмер Николаевка авылында исерек хәлдә кеше өеннән акча урлаган. Бер көннән соң төнге сәгать уникедә аны күрше авылда олылардан башка тоткарлаганнар. Яшүсмер өйдә генә белем ала, вакытын уздыру өчен туган авылында эшкә урнашкан. Эшләсә дә, егет начар гамәлләр кылудан туктамаган.
– Кисәтү, сөйләшүләр булды. Нигә болай килеп чыкты? – дип сорау бирделәр тәртип бозучыга. Яшүсмер дәшмәде, аның өчен әнисенә җавап бирергә туры килде:
Ул укыды, эшләде, бөтенесе дә әйбәт иде. Мин үзем сөенеп туя алмадым. Сигез ай тыныч яшәдек. Акча урлар алдыннан гына аванс алды, белмим, нәрсәгә кирәк булгандыр, чит акчалар. Яшүсмерне кисәттеләр, әгәр дә тагын бер тапкыр эләксә, аңа срок яный.
Өч тәртип бозу буенча ата- аналар дәүләткә 3600 сум күләмендә штраф түләячәкләр.
сүз уңаенда
Шулай ук утырышта яшүсмерләрнең суицид һәм суицид кылырга омтылу очраклары турында профилактик мәсьәләләр дә тикшерелде. Һәрбер факт контрольгә алынырга тиеш.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА