Гөлия Бәдриева җитәкчелегендәге район мәдәният йорты коллективы Әниләр көненә багышланган “Җирнең гүзәллеге син, Әнкәй” дигән тематик кичә- концерт тормыш бүләк иткән иң кадерле кешеләренә карата рәхмәт хисләрен тоючы байтак райондашларыбызны җыйды.
Быелгы чара узган елдагыларыннан үзенчәлекле булуы белән күзгә ташланып тора.. Алып баручылар Эльмира Гәрәева һәм Наталья Железкова әниләрне ике телдә котладылар һәм сәхнәгә талантлы балалар үстергән һәм үзләрен мәдәният өлкәсенә багышлаган әниләрне чакырдылар.
Талантлы балаларның әниләре: Любовь Афанасьевна Котлова (улы – җырчы Алексей Котлов), Ләйсән Хәнәф кызы Майорова (кызы Халыкара һәм Бөтенроссия күләмендәге конкурслар лауреаты Роксана Майорова), Галина Александровна Кузнецова (уллары Федор (җырчы), Сергей Кузнецов, Николаевка клубы каршында эшләүче “Рябинушка фольклор ансамбле аккомпаниаторы, тарих укытучысы), Ксения Игоревна Лебедева (кызы республика конкурслары лауреаты, “Созвездие- Йолдызлык”-2014 финалисты Софья Лебедева) үзләренең адресларына бик җылы котлау сүзләре ишеттеләр, балалары аларга концерт номерлары күрсәттеләр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Мәдәният елына багышланган чараның икенче өлешендә район мәдәниятен үстерүдә зур өлеш керткән әниләрне котладылар. Болар Рәзилә Муллина – ТР халык артисты (Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры), Әлфидә Теряева – ТРның ат казанган артисткасы, Тәскирә Гыйләҗева – балалар сәнгать мәктәбендә скрипка буенча укытучы (районда бердәнбер скрипкачы), Лариса Әхмәтшина (Яңа Мәлкән авылы каршында эшләп килүче “Мәлкәнәй” татар-керәшен фольклор ансамбленең җитәкчесе, Яңа Мәлкән мәктәбе директоры), Роза Биктаһирова – “Уен” бию ансамбленең җитәкчесе, Нәзилә Нуруллина – район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе ( бу чараның сценарий авторы), Надежда Оврамец – “Рябинушка” фольклор ансамбле җитәкчесе, Николаевка клубы директоры.
Күпсанлы тамашачылар алдында өченче номинациядә талантлы тандемнар – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Тауасты Байлар авылында эшләп килүче “Нур” халык театр коллективы җитәкчесе Мөслимә Гайниева һәм аның улы Илнур – “Сәйдәш” ансамбле солисты, шагыйрә Сәхия Федотова һәм аның кызы – Яр Чаллы шәһәренең “Земляничка” балалар зстрада ансамбле җитәкчесе Лилия Тархановалар чыгыш ясады. Чыгышлар тантана геройларының бай биографиясеннән алынган фотолар белән үрелеп барды.
Т а м а ш а ч ы л а р н ы ң күңелләренә 2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр (бию) Рифат Хафизов, Алексей Котлов, Лилия Тарханова башкаруындагы җырлар, Николаевка авылыннан “Рябинушка” ансамбле белән Сергей Кузнецов, “Мәлкәнәй” керәшен ансамбле чыгышлары һәм үзләренең әниләренә котлау сүзләре аеруча хуш килде.
Чара киң машстаблы булды, анда башка оешмаларның катнашуы – моның ачык дәлиле.. “Минзәлә” ММҮ каршында эшләп килүче “Сибелә чәчәк” әдәби-иҗат берләшмәсе әниләр көненә багышланган шигырь, проза әсәрләренә конкурс игълан иткән иде һәм монда абсолют җиңүчеләрне котладылар. Конкурста барлыгы шәһәрдән һәм районнан 25 кеше катнашты. Шәһәрдә яшәүчеләр һәм Кадрәк, Исәнгол, аеруча Яңа Мәлкән һәм Тауасты Байлар авылларында укучылар актив катнашты.
Рәшит Гәрәй исемендәге премия лауреатлары Нәкирә Лутфрахманова, Наҗия Пучкова һәм Сәхия Федотова җитәкчелегендәге жюри алдында авыр мәсьәлә килеп басты. Барлыгы 32 иҗат эше җибәрелгән иде. Конкурсның җиңүчесе әнисенә татарча иң яхшы бәйрәм мөрәҗәгате иҗат иткән эшмәкәр Сәвия Ишмуратова булды (мөмкинлектән файдаланып әниләргә котлау сүзен укыды), ул диплом һәм приз алды, Рус телле катнашучылар арасында пенсионер, штаттан тыш хәбәрчебез Мария Шәрифуллина шулай ук диплом һәм приз алды. Халыкара әниләр көне уңаеннан җиңүчеләргә бүләкләрне мөхәррият хезмәткәрләре – баш мөхәррир урынбасары Флүрә Мусина һәм әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Пучкова тапшырды. Җиңүчеләргә шулай ук тере чәчәкләр – розалар тапшырылды. Балалар иҗат йортында оештырылган рәсем һәм иншалар конкурсында (алар барлыгы 130 иде) катнашучыларны балалар иҗат йорты директоры Ольга Ильина котлады (болар 1, 2, 3 нче мәктәп, шәһәрнең 4, 5, 6, 7, 8 нче санлы һәм Тат. Мөшеге балалар бакчалары, гимназия укучысы Гүзәл Заһриева). Аларга район мәгариф бүлегенең мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырдылар. Иганәчеләр Михаил Иванов, Хәмзә Гыйләҗетдинов, Ирина Михайлова булды.
Сәвия Ишмуратова, эшмәкәр, конкурс җиңүчесе:
– Бу концертка чакыруларына мин бик шат. Әниләр бөтенебез өчен дә якын кешеләр. Алар үзләренең баларына таяныч булып торалар. Әле шушы көннәрдә генә Казаннан иптәш малае белән улым кайтты. Мин өстәл әзерләдем. Шунда улым “Минзәлә” газетасын сорап куйды. Мин аңа “Эмиль, син Минзәләне генә сагынмагансың, хәтта газетаны да сагынгансың дип җавап бирдем. Шәхсән үзем “Минзәлә” газетасын укырга яратам. Үземнең туган якларга кайтканда, газетаны үзем белән алам. Бу конкурс турында газета аша белдем, үземне сынап карыйсым килде. Сезне дә газета үткәргән төрле конкурсларда катнашырга чакырам. Картлыкта балалар, оныклар алдында мактанырлык әйбер булыр.
безнең белешмә
Аерым номинация буенча укучыларның шигырьләре узды, жюри аларны актив катнашкан өчен бүләкләргә булды, чөнки алар бит булачак газета укучылар.
Балалар арасында 1 нче урын – Нәзилә Ибраһимова, гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы (“Әни өйдә булса” шигыре), 2 нче урын – Сөмбел Нуриева, Яңа Мәлкән мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы (“Минем яраткан әнием”) һәм Айзирә Әхмәтова, Әтрәкле башлангыч мәктәбенең, 4 нче сыйныф укучысы (“Минем Әнием”), 3 нче урын – Алинә Гәрәева, Тауасты Байлар мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы, Адель Шалянин, Яңа Мәлкән мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы, Алиса Сахаева, Яңа Мәлкән мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы. Бу призерларга мәктәп линейкаларында Татмедиа” ААҖ ММҮнең дипломнары тапшырылачак. Бу дипломнар укучыларның портфолиоларын тулыландырып торачак. Конкурста актив катнашкан һәм шигырьнең оригинальлеге белән аерылып торган педкөллиятнең 5 нче курс студенты Гөлшат Гыйләҗетдинова диплом белән бүләкләнә. Күп кенә шигырьләр күңелгә үтеп керерлек иде, без аларны мензеля.ру сайтында урнаштырачакбыз. Безнең “Минзәлә” газетасы елдан-ел яңа талантлар эзли, алар белән эшли, аларга яңа үрләр яулауда булыша. Дуслыгыбызны саклыйк!
сүз уңаенда
Фойеда тере чәчәкләр сатылды, ул әниләргә, якыннарга чәчәк бүләк итәр өчен мөмкинлек бирде. Мондый яңалык мәдәният йорты хезмәткәрләре инициативасы б елән кертелде.
Наҗия ПУЧКОВА