Компьютерлар һәм планшет урынына – игәүләр, пычкы- бораулар, интернет һәм социаль челтәрләр урынына – сызым һәм фотографияләр. Гимназия укучылары тиздән үз куллары белән теләсә нинди көймә ясый алачак.
Мондый кызыклы, әмма бүгенге мәктәп укучылары өчен гади булмаган эшкә ничек җәлеп итәләр? Шуны белү өчен без дә гимназиягә юл алдык.
Мастерскойда җанлылык сизелә, укучылар үзара сөйләшә-киңәшә, кулларындагы эшләнмәләргә җан өрәләр. Түгәрәккә 15 укучы йөри. Соңгы берничә ай эчендә бу тату команданы укытучы Шәүкәт Солтанов җитәкли, ә аның тәҗрибәсе һәркем кызыгырлык.
– Без әле 2,5 ай гына шөгыльләнсәк тә, балалар бик теләп йөриләр. Башта теория белән таныштык, корабльләрнең класслары турында гомуми төшенчәләр булдырдык, сызымнарны укырга өйрәндек. 5-6 сыйныф укучылары резина моторлы бронекатер, “морской охотник” катерлары модельләрен ясап та куйдылар.
Индивидуаль эш үз җимеш- ләрен биргән, ә бу балаларда җаваплылык хисен арттыра, алар башкарган эшләре белән горурланалар.
– Мине бирегә укытучым Шәүкәт Рәшитович чакырып алды. Без үз кулларыбыз белән планер, катер модельләре ясыйбыз. Миңа монда бик ошый, – ди Рунар Васильев. Алмаз Сафиуллин исә, “Бу көймәне әти-әниемә күрсәтсәм, алар минем белән һичшиксез горурланачаклар”, – ди. “Буш вакытларны компьютер артында уздырганчы, монда йөрүем файдалы да, кызыклы да”, – дип өстәде Рәсүл Акберов.
Соңгы елларда җәмгыяте- бездә техник юнәлештәге белгечләрне әзерләү мәсьәлә- се бик актуаль тора. Шуның өчен белем бирү учреждениеләре моңа йөз белән борылып, яхшы гына нәтиҗәләргә ирешә башладылар.
Гимназия директоры Ренат Ибрагимов:
– Укучыларыбызның бу мавыгуы беренчедән, үзләре өчен булса, икенчедән, алар төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр дә яулар әле, – дип өметләр баглый.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА