Яңа туган бозауларга икенче көнне үк бөртек катнашмасы бирә башлау турында ел башыннан сүз алып барылса да, кайбер хуҗалыклар кышка солы, борчак, арпаны 1-6 айлык бозауларга ашатырлык әзерли алмадылар.
Беренче графа – хуҗалык исемнәре, икенче – ашату өчен кирәкле солы (тонналарда), өченче – әзерлек күләме (центнерларда), дүртенче, бишенче – борчак буенча, алтынчы, җиденче – арпа буенча мәгълүматлар.
Заиковский 100 100 50 100 50 100
Сөт иле Минзәлә 287 33 143 21 143 104
Шул исәптән бүлекчәләр
Минзәлә 153 45 76 13 76 78
Якты юл 40 50 20 100 20 150
Мәлкән 94 5 47 0 47 125
Сөт иле Чулман 322 43 161 0 161 12
Шул исәптән бүлекчәләр
Тәкермән 82 152 41 0 41 5
Вахитов 115 4 58 0 58 24
Куйбышев 107 4 53 0 53 4
Байлар 18 27 9 0 9 22
Мензелинские зори 236 53 118 11 118 140
Шул исәптән хуҗалыклар
Калинин 102 46 51 8 51 100
Николаевка 102 54 51 10 51 176
Калморза 32 78 16 25 16 156
Саннар азрак булса да, әлеге хуҗалыкны бу төр бөртекле культураларны үстермәгәннәр дигән сүз түгел. “Сөт иле” хуҗалыкларының ашлык киптерү җайланмалары булмау сәбәпле, барлык продукция элеваторларга тапшырылды. Терлекләр ашатырга җитмәгән өлешен кире агрофирмаларга кайтару өчен, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән “Сөт иле” җитәкчелегенә хат җибәрелде. Сөт җитештерү белән шөгыльләнүче инвестор бу үтенечкә колак саласына шик юк.