Гатәди булмаган йортлар төзелә

2014 елның 12 декабре, җомга

Районда тормышка ашырылучы программа – гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча йортлар төзелешендә җиде подрядчы катнаша. Алар арасында Фаил Сабиров җитәкчелегендәге “Сфера строй” ҖЧҖ дә бар.

Шәһәребезнең кеше күп яши торган, социаль-сәүдә объектлары белән чолганган төбәгендә, Изыскательләр урамының 4 нче комплексында, әлеге программа буенча өч йорт төзергә кереште сферастройлылар.

– Объектларда эш параллель рәвештә өч йортта да алып ба­рыла. Эшләр берьюлы һәм гра­фик буенча барсын өчен оешма төзелешкә үз средстволарын да кертә. Һәр атнада төзелеш территориясендә район баш­лыгы Айдар Салахов, райбаш­карма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Галиев катнашында очрашу-киңәшмә үткәрелә, төзелешнең технологиясенә, эшләрнең графигына, хезмәтне саклауга бәйле мәсьәләләр күздән кичерелә. Район җитәкчелеге тырышлыгы һәм аларның ярдәме белән йорт­ ларны су, газ һәм электр белән тәэмин итү мәсьәләләре дә көн үзәгендә тотыла, – ди прораб Руслан Кәримов.

Әлеге йортлар өчәр катлы 18әр фатирлы булачак. Йорт­лар проекты – берәр подъезд­лы, фатирлар 1 һәм 2 бүлмәле. Стеналары газобетоннан, тыш­тан кирпеч белән тышланачак. Объектта бүгенге көндә эретеп ябыштыручылар, бетончылар, балта осталары – барысы 20 кеше эшли. Хәзер йортларның фундаментын салу тәмамланып килә. Төзелеш эшләре яңа технологияләр һәм материал­лар кулланып башкарыла, дип төзелеш белән таныштыруын дәвам итте прораб. Йортлар гадәти түгел, башкалардан ае­рылып торачак, диде ул. Йорт­ларны тапшыру срогы – киләсе елның сентябре. Подрядчы йортларның территорияләрен тулысынча төзекләндереп, 10 урынлык автостоянка, балалар өчен уен мәйданчыгы да ясая­чак.

безнең өстәмә

– Дәүләт заказларына алынганда Руслан Кәримов кебек профессионалларга таянам. Тапшырылган эшкә җаваплы каравы, игътибарлы булуы, хезмәт тәҗрибәсе белән үрнәк булып тора, – дип җылы сүзләр әйтте Фаил Сабиров хезмәттәше турында.

Оешманың хезмәтне саклау буенча инженеры, төзелеш объектлары прорабы Руслан Кәримовның төзелештә хезмәт стажы зур. Ул 1994 елда Самара архитектура-төзелеш инсти­тутын тәмамлап, инженер-төзүче белгечлеге ала. Үз белгеч­леге буенча озак еллар Самарада эшли. Минзәләгә килүенә ике ел. Шул вакыт эчендә үз эшенең остасы буларак оешма­да гына түгел, районда да хөрмәт яуларга өлгерде.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International