БОРЧЫЛЫР УРЫН БАР

2014 елның 12 декабре, җомга

Пенсия фонды каршында юридик һәм физик затларның иминият взносларын түләү буенча бурычлары 28 миллион сум тәшкил итә.

“Вамин-Минзәлә” агрофир­масы”, “Чулман” агрофирмасы”, “Калинин”, “Николаевское”, “Кал­морза” хуҗалыклары – шулар арасында иң күп бурычлылар. Бу оешмаларда эшләүчеләргә борчылыр урын бар, чөнки пен­сия күчерелгән иминият взнос­ларыннан формалаша. 2002 елдан соңгы иминият стажына иминият взнослары күчерелгән еллар гына керә. Үзләре өчен иминият взносларын түләмәгән шәхси эшмәкәрләр дә бу турыда онытмасыннар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International