Дәрәҗәле диплом

2014 елның 12 декабре, җомга

Коррупциягә каршы көрәшнең халыкара көнен билгеләп үткән көннәрдә “ТАТМЕДИА”ның Минзәлә филиалы коллективы махсус конкурста дәрәҗәле дипломга лаек булды.

Без “Периодик басма матбугатта иң яхшы матери­ал” номинациясендә җиңеп чыктык. Җирле власть вәкилләренең керемнәре хакындагы материалны без газета битләрендә икенче ел урнаштырабыз инде. Төрле фикерләр әйтүчеләр, үпкәләүчеләр булды. Әмма район җитәкчелеге тарафыннан басым той­мадык. Бу факт район газетасының эшчәнлеген генә түгел, хәбәрдарлыкны аңлап кабул итү бар дигән сүз. Район газетасы, ил, Татарстан җитәкчелеге даими ба­сым ясап торганча, бездә оешып килүче гражданлык җәмгыятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора.

Экономик сәбәпләр аркасында Минзәлә телеви-дениесенең эшчәнлеге тукталып торса да, газета киләчәктә дә чыгуын дәвам итәчәк. Радиотапшырулар санын да арттырачакбыз. Димәк, районда хәбәрдарлык өчен мәйдан кимемәячәк.

 

 безнең өстәмә

Коррупциягә каршы көрәш рамкаларын­да үткәрелгән республика конкурсында җиңүчеләрне 5 номинация буенча бүләкләделәр. Алар арасында мәктәп укучылары да бар иде. Гимназия укучысы Айгөл Фәтхуллина бер номинациядә җиңүче булды. Аның белән әңгәмә 107,3 ешлыгында чыгучы «Минзәлә дулкын­нары» радиотапшыруында һәм бүгенге көндә райондашлар бик актив язылучы “Минзәлә”-“Мензеля” газетасы битләрендә чыгачак. Киләчәктә дә бергә калыйк!

Илдус ШАҺИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International