Белемне арттыру зыян итми

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Төрле тармактагы кебек, авыл хуҗалыгы тармагын­дагы белгечләрнең дә яңа технологияләр, бүгенге көн яңалыклары турында хәбәрдар булып торуы мөһим. Шул максаттан чыгып хуҗалык белгечләре өчен әледән-әле укулар, семинарлар оештырып то­рыла. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасын­да чираттагы семинар район агрономнары өчен бул­ды. Анда сүз район буенча орлыкчылыкның торышы һәм үсемлекләрне саклау, алдагы бурычлар турында барды. Семинарны “Россельхозцентр”ның Минзәлә бүлеге начальнигы Айдар Хәкимов, техникумның аг­рономик дисциплиналар буенча югары категорияле укытучысы Наил Шәмсемөхәммәтов үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International