Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү, аларның хезмәткә хокукын яклау максатларында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 11 декабрь көнне, 10-17 сәгатьләрдә, ТРда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты, ТРда Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә “кайнар элемтә” уздыра. 8(843) 236-40-62, 8(843) 236-40-98, 8(843) 236-40-17 телефоннары аша сез кирәкле мәгълүмат, бәхәсле мәсьәләләргә җавап таба алырсыз.