Кайбычлылардан үрнәк алып

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Район хакимиятенең утырышлар залында үткәрелгән дүшәмбе киңәшмәсендә агропромыш­ленность комплексы хезмәткәрләре алдындагы бурычлар турында сөйләгәндә район башлыгы Ай­дар Салахов кайбычлылардан үрнәк алып эшләргә кирәк, диде.

Эш шунда, шушы көннәрдә безнең районнан бер төркем делегация Кайбыч районына барып тәҗрибә уртаклашып кайтты. Биредә бүгенге көндә бер сы­ердан көнлек савым 17 литр. Бездә уртача 8 литр сөт савыла. Кайбычлылар күп эшләрне кул хезмәте белән башкарсалар да, малларны асрау, карау технологияләре төгәл саклана, үрчем алуга һәм малларның сакланышына җитди игътибар бирелә. Әлеге районда терлекчелектә яңа технологияләрне кулланышка кертү бездәгедән күпкә кайтыш бул­са да, продукция алу да, артым алу да югары. Тармакның киләчәгенә зур йогынты ясый торган тагын бер күрсәткеч – мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек үсеше дә югары – 820 грамм тәшкил итә.

– Әлеге район терлекчеләре менә шулай эшкә ябышып, тырыш хезмәт куялар, – диде Айдар Фәслахович.

Киңәшмәдә авыл җирлекләре эшчәнлегенә еллык йомгак ясаганда шәхси ярдәмче хуҗалыклар тап­шырган сөт күрсәткечләренә дә зур игътибар бирергә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International