Инде хәбәр ителгәнчә, пенсияне дәүләт белән бергә финанслау программасына керү мөмкинлеге 2014 елның 31 декабренә кадәр озынайтылган иде.
2008 елның 1 октябреннән 2013 елның 1 октябренә кадәр программага кереп, “активация” өчен ирекле взносларын түләмәгән затларга 26 декабрьгә кадәр беренче взносларын түләү зарур. Болай эшләмәгән очрата, әлеге гражданнар программадан төшеп калачак.
Игьтибар! Программага яңа гына, ягъни 2014 елның 31 декабренә кадәр керүчеләр өстәмә иминият взносларын 2015 елның 31 гыйнварына кадәр түли ала. Әмма бу очракта взнослар 2016 елда гына финансланачак.
Шул рәвешле, тулы бер елны югалтмас өчен һәм 2015 елда дәүләт ярдәме белән финанслау булсын өчен бу категориягә керүчеләргә 2000 сумнан да ким булмаган күләмдәге беренче взносны 2014 елның 31 декабреннән соңармыйча кертергә кирәк.