Тулай торак урынында өч катлы йорт булачак

2014 елның 5 декабре, җомга

Республика программалары буенча районда бара торган төзелешләрнең подрядчылары арасында Олег Ильин җитәкчелегендәге “Мелиорация” Минзәлә ПМКсы да бар.

Әлеге оешма быел Кадрәк авылында полиция участок уполномоченные өчен йорт, шәһәребездә Халыклар Дуслыгы урамында ипотека буенча 1әр фатирлы 5 йортны төзеп тапшырды, болардан тыш Сугышчы Интернационалистлар урамында шундый ук 2 йорт төзелде. Шушы ук урамда сугыш ветераны өчен йорт төзелеше тәмамланып килә, биредә эчке эшләр бара. Болар – быел оешма башкарган төзелеш эшләренең берничәсе генә.

Районда тормышка ашырыла торган тагын бер программа – гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча да торак йортлар төзелешендә катнаша әлеге коллектив. Шәһәребезнең Мирная тыкрыгы, 5 адресы буенча 4 фатирлы йортны төзи. Әлеге йортның стеналары күтәрелгән, хәзер түбәсен ябуга әзерлек бара. Тагын бер зур объектка алынганнар. Изыскательләр урамындагы элеккеге “кара общага” урынында, 1/14 адресы буенча өч катлы йорт төзиячәкләр. Әлеге 27 фатирлы йортны киләсе елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Биредә төзүчеләр октябрь азагында ук кайнаша башлаганнар иде. Нинди эшләр башкарылуы турында оешманың прорабы Евгений Петров таныштырды.

– Моннан ике ай элек йортның нигезен салырга әзерлек эшләрен башлап җибәргән идек, астан грунт сулары бәреп чыкты. Әлеге проблеманы дренаж системасы кулланып җиңдек. Нигез чокыры казып, җир өслеген әзерләдек, хәзер бетон җәергә керешәбез. Объектта алты төзүчедән тыш, 2 экскаватор, 1 бульдозер, 3 КамАЗ автомашинасы эшли. Алга таба төзүчеләр саны артачак, – диде ул.

сүз уңаенда

Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча районда 34 йортны күчерү планлаштырыла. Шул рәвешле 140 ка якын гаилә иске торактан яңасына күчә.

– Төзелеш динамикасы түбәндәгечә: җир эшләрен башкару – 97,1%, фундамент салу – 94,3%, стена күтәрү – 80,0%, түбә ябу – 34,3%ка башкарылган. Йортлар төзелешенә параллель рәвештә урамга су һәм газ кертү буенча эшләр бара.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International