10 мең сумлык приз

2014 елның 5 декабре, җомга

Казанда милли көрәш буенча ир-атлар арасында күптән түгел үткәрелгән Татарстан чемпионатында Урыс авылыннан Марат Харисов үз авырлыгында (130 кг га кадәр) дүртенче урынны алды һәм 10 мең сум акчалата призга лаек булды.

Чемпионатта республика районнарыннан 48 команда катнашты. Безнең районның баш тренеры Рәмзил Бәдриев җитәкчелегендә 10 көрәшчедән тор­ган җыелма командасы 18 нче урынны яулады (узган елгы чемпионатта 25 нче урынны алганнар иде). Команданың яшь көрәшчеләрдән булуы сөенечле күренеш: ун көрәшченең бишесе – Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары. Димәк, киләчәктә көрәш буенча югары нәтиҗәләргә ирешергә өмет бар дигән сүз.

Чагыштыру өчен: күршеләребездән Тукай районы 13 урында, Актаныш –18 нче, Сарман – 22 нче, Мөслим – 26 нчы, Әгерҗе – 46 урында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International