Районның оешмалар-предприятиеләре арасында волейбол турниры узды.
Ярышларда барлыгы 7 команда катнашты: суд, тикшерү изоляторы, администрация, “ЧаллыГаз” участогы, “Юбилейный”, ”Татавтодор”ның Минзәлә филиалы, авыл хуҗалыгы техникумы, медицина училище/ техникумы. “Юбилейный” спорт комплексы командасы иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, пъедесталның беренче баскычына күтәрелделәр. Тикшерү изоляторы – икенче, өченче урында “ЧаллыГаз” участогы командасы. Уку йортлары арасында медицина училище\техникумы студентлары иң көчлеләр булды.