Һәрвакыт контрольдә булырга тиеш
Район үзәк хастаханәсе табибы Роман Әхмәтҗанов агымдагы елда Минзәлә районы буенча суррогат алкогольдән 11 агулану очрагы булуын әйтте. Үлүчеләр юк. Табиб «фанфурик»ларның кеше организмы өчен бик зыянлы булуына басым ясады.
Минзәлә районында алкоголь һәм составында спиртлы матдәләр булган продукция әйләнешенә контрольлек итү буенча эш группасының утырышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы начальнигы урынбасары Лариса Богатева чыгышыннан күренгәнчә, Минзәлә районында 26 оешманың алкоголь продукциясен сатуга лицензиясе бар. 103 ноктада ваклап сату оештырылган. Шуларның 56 ноктасы – шәһәрдә, 47 се – авылда. Территориаль орган тарафыннан 38 контроль- тикшерү чаралары уздырылган: шуның 17 се – алкоголь продукциясен сату, 21е кулланучыларның хокукларын яклау буенча. Тикшерү нәтиҗәсендә 28 тәртип бозу очрагы ачыкланган, шуның 16 сы алкоголь продукциясен сату буенча. Лариса Ивановна авыл җирлекләре башлыклары, алкоголь продукциясе сату белән шөгыльләнүче оешма вәкилләренә, кибет җитәкчеләренә спиртлы эчемлекләрне сату вакытын, яшь чикләүләрен төгәл үтәргә кирәклеген ассызыклады.
Россия эчке эшләр министрлыгының Венера Хәкимҗанова, тәрбияче:
– Мин бөтен төр алкоголь продук- циясенә дә каршы. “Сухой закон” кертергә кирәк. Халык күп эчә. Шул аракы аркасында күпме гаиләләр таркала, балалар ятим кала һәм эчкән кеше үзе дә юкка чыга. Спирлы эчемлекләр булмаган дөньяда яшәп карыйсы килә.
Владиленин Мильчаков, чаңгы спорты буенча тренер, шәһәрнең Мактаулы гражданы:
– Элек спорт мәктәбе поселокта булганда, аның янәшәсендә спиртлы эчемлекләр сатучы кибет бар иде, берничә ел элек стадиондагы бинага күчендек. Шундый ук кибет тагын янәшәбездә генә. Әйтәсем килгән сүзем Минзәлә районы буенча полиция начальнигы Евгений Клещевников та бу өлкәдәге хокук бозуларны киметү өчен авыл җирлекләре башлыкларын участковыйлар белән бергә актив эшләргә чакырды:
– Авылларда үземә дә еш йөрергә туры килә. Халык күпләп эчә. Хәзер “фанфурик”ларны сатуда булдырмау һәм аны куллануны киметү эшен башлап җибәрдек. Контрафакт алкогольне районга кертмәү буенча да һәрвакыт уяу булып торабыз. Әйтик, сентябрь аенда Мәскәү-Уфа трассасында “Газель” автомашинасы туктатыла. Тикшерү барышында анда законсыз рәвештә Казахстаннан кертелгән 310 тартма алкоголь продукциясе барлыгы ачыклана. Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре белән берлектә продукция әйләнештән алынды, – диде ул. шул: аракы сатучы кибетләр бик күп. Шәһәрдә алкоголь сатылучы берничә генә кибетне калдырасы иде. Аннан соң, элекке кебек бу продуктны талонга гына бирсәләр дә, каршы килмәс идем. Аларга контрольлек итү дә җайлырак булыр иде. Аны бөтенләй үк тыеп булмас, чөнки бәйрәмнәр, поминкалар уздырганда кулланырга да туры килә.
Эльмир Зәйнуллин, электромонтер:
– Организм өчен зыянлы икәнен беләм. Бәйрәмнәрдә, дуслар белән җыелышканда күпмедер күләмдә алкоголь микъдары аз булган эчемлекләр кулланырга туры килә. Ләкин менә шул бәйрәмнәрдән соң кешеләр эчкән килеш руль артына утырмасыннар иде.
акцент
Агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында Минзәлә районында 323 мең литр алкоголь продукциясе сатылган, шуның 210 мең литры – аракы. Халык санына бүлсәң, шушы ун ай эчендә бер кеше 11,1 литр алкоголь кулланган дигән сүз. Чагыштыру өчен: Татарстанда – 12 литр, Чаллыда – 11,6, Казанда – 13,7. Башка еллар белән чагыштырганда, районда алкоголь продукциясен сату агымдагы елда кимегән.
безнең өстәмә
Кибеткә ипи алырга килгән кеше еш кына алкогольле эчемлекләр бүлеге яныннан тыныч кына үтеп китә алмый. Нәрсә алырга дип килгәнлеген дә онытып, аракы сатып алган кешеләр шактый. Исегезгә төшереп үтәбез: агымдагы елның 1 июненнән Россиядә кибет һәм киоскларда тәмәке белән ачыктан-ачык сату итүне тыйган яңа закон гамәлгә кергән иде. Депутатлар әзерләгән закон хуплау таба калса, тиздән кибет киштәләреннән хәмер дә юкка чыгачак, дип ышандыра депутатлар. Россиядә 145 миллион халыкның 30 миллионын алкоголизмнан интегүчеләр тәшкил итә. Россия хәмер “чоңгылы” на кереп бара.
Дифиза НУРИЕВА