Кылчыклы вак балык ашап туйган минзәләлеләр базарда сатылучы эре балыкка ябырылды.
Балык яратучылар балык сатучыны күргәч ваемсыз гына үтеп китә аламы соң. Бу ял көннәрендә Минзәлә базарында да шул хәл күзәтелде. Моңарчы базарда күренмәгән балык сатучы алыпсатарны сырып алдылар. Сәбәбе алыпсатарның үзендә түгел билгеле, ә ул алып килгән свежий балыкларда. Нинди затлы балыклар! Кылчыксыз, зур-зур карп, җәен, толстолобик, ак амур, сазан кебек затлы балыклар алып рәхәтләнде минзәләлеләр. Сатып алучыларның бу балыклар кайсы елгадан соң дигән сорауларына Иделдән дия-дия сатты ул аларны.
– Беренче тапкыр килүем Минзәләгә балык сатарга, бу юлы 500 килограмм алып килдем, – диде ул безгә. Ике-өч көндә шуның кадәр балыгын сатып китте. Бәясе дә “тешләми”. Табан балыкларның килосы 60 сумнан иде, толстолобик – 100 сум, калганнары 130-140 сумнан.
Үзебезнең сулыкларда да бардыр инде ул затлы һәм эре балыклар, әмма андыйларын сатуда бик күреп булмый. Минзәлә балыкчыларына менә шундый көндәшләр пәйда булгач, бәлки сатуда эре балыклар да күренә башлар. Сатучы Гөлфирә Чернова сүзләренә караганда, көнгә 1000 килограмм балык сатуга китерелә.
Галина һәм Борис Грошевлар:
– Чуртан балыгы алырбыз дип чыккан идек, базарда булмады. Читтән килгән балык сатучыдан сазан сатып алдык.
Галина Митюшкина:
– Без балык сирәк алабыз, үземнең бик исем китми, әмма ирем Юрий балык ярата. Ул да кылчыксыз, эре балыкларны хуп күрә.
Надежда Кривелева:
– Без балык яратабыз, кыздырылганын да, тозлысын да, балык шулпасын да. Корбан балык кына булмасын, ул бигрәк кылчыклы. Бүген сайлап алу мөмкинлеге зур, даими булып торсын иде шундый балыклар. Биредә толстолобик алдым, җәенгә дә кызыгып карап тордым.
Владимир:
– Сазан сатып алдым, башка чакларда да килеп торсыннар иде мондый затлы балыклар сатарга. Балык яратабыз!
безнең белешмә
“Рыбак” оешмасының шәһәр базарындагы киоскында хәзерге вакытта Минзәлә балыкчылары тоткан корбан балык (25- 35 сум), чабак (40 сум), табан балык (55 сум), чуртан (80), опты (80), алабуга (50 сум) кебек балыклар сатыла.
Флүрә МУСИНА