ПЕНСИОНЕР ВАФАТ БУЛСА...

2014 елның 5 декабре, җомга

Федераль канун нигезендә пенсионер вафат булса, аның пенсиясе ул вафат булган айдан соң киләсе айның 1 нче числосыннан туктатыла.

Агымдагы айда пенсионерга бирелергә тиешле сумма аның ва­фатына бәйле рәвештә бу айда алынмый калса, мирас составына кертелми һәм гаилә әгъзаларына (ир яки хатын, балалар, ата-ана­лар, абый-энеләр, апа-сеңелләр, оныклар, әби-бабай), ул вафат булганда аның янында булган затларга түләнә (пенсионер вафат булганнан соң 6 айдан соңармыйча мөрәҗәгать иткәндә).

Бу сумманы алу өчен түбәндәге документлар кирәк: шәхесне раслаучы документ; пенсионерның үлүе турында таныклык; үлгән кешенең туганы булуны раслаучы документ; пенсионер үлгәндә аның белән бергә яшәүне раслаучы документ.

Пенсиянең алынып бетмәгән өлешен сорап башка туганы мөрәҗәгать итсә, аңа пенсионер вафат булганнан соң 6 ай эчендә нотариаль органнарда хокукны раслау өчен белешмә алу өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә һәм нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта алынып бетмәгән сумма Пен­сия фонды тарафыннан мираска хокук бирүче белешмә нигезендә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International