Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында шәһәрнең 1 нче урта мәктәбендә балаларга, аларның законлы вәкилләренә һәм аларны алыштыручыларга, шулай ук әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләсенә тәрбия алырга теләүчеләргә балалар хокуклары, опека, бала белән ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик яклары буенча бушлай консультацияләр бирелде.
Очрашуда прокуратура, адвокат конторасы, мәгариф, социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек органы, ЗАГС белгечләре, балигъ булмаганнар эше буенча инспектор һәм башка ведомство вәкилләре чыгыш ясадылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Өлкән сыйныф укучылары белгечләр чыгышын игътибар белән тыңлады.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Айдар Зәйнуллин бала хокукларына караган мәсьәләләрнең бүгенге көндә аеруча мөһим булуын искәртеп узды.
Коллектив аралашудан соң ата-аналарга белгечләр белән аерым сөйләшү мөмкинлеге тудырылган иде. Сорауларның күбесе торак мәсьәләсенә кагылышлы булды: ана капиталына сатып алынган торакны ничек сатарга, балигъ булмаган балаларны ни рәвешле ордерга кертергә һ.б.лар. Шулай ук эш сәгатьләре регламентына кагылышлы сорау бирелде. Коррекция интернат- мәктәбен тәмамлаган балага нинди һөнәри училищега барырга? Бу сорауга да компетентлы җавап алды мөрәҗәгать итүче.
Ә менә үз хокукларын белергә, якларга тырышучы балалар аз, нибары бер укучы ЗАГС җитәкчесе Анна Куприяновага мөрәҗәгать итте, уңай җавап алды.
Наталья Гататдинова, опека һәм попечительлек органының баш белгече:
– Бүгенге көндә районда тәрбиягә бала алган 38 гаилә бар, 50 дән артык гаилә балаларны опекага алды. Күпмедер вакытка баланы ризалык буенча тәрбиягә алып тору (бушлай) формасы да бар. Моңа кадәр ятимнәргә торак бирү мәсьәләсе катлаулы иде, хәзер исә мөмкинлекләр зур. Ятим бала социаль наем буенча фатир ала, без аны 5 ел контрольдә тотабыз, аннары торак приватизацияләнә, хуҗа үзе тулы хокуклы була ала.
Анна Куприянова, ЗАГС бүлеге мөдире:
– Бәлки кайберләрегез миңа ник кирәк бу, дип утырадыр, әмма бу тормыш, сезгә хокукый, юридик белемнәр кирәк булачак. Игътибар белән тыңлагыз, дусларыгызга сөйләрсез. Мондый чаралар уздырылуны хуплыйм. Мөмкин булса, өлкән сыйныф укучылары белән гаилә темасына әңгәмә уздырыр идем.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА