Татарстанда 2015 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларына түләү 12% ка арта. Бу уңайдан минзәләлеләр нинди фикердә?
Сораштырды Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА
Ирина Петрова, 7 нче санлы балалар бакчасы мөдире:
– Ноябрь ахырында без ата- аналар җыелышы үткәрдек, анда 1 гыйнвардан түләүләр артасын әйттек. Ата-аналар бу яңалыкны тыныч кабул итте. Нигәдер алар дәшмәделәр, канәгатьсезлек белдермәделәр. Алар инде бу турыда ишеткән булганнардыр һәм моңа әзердер.
Алсу Блинова, 8 нче балалар бакчасы:
– Балаларны бакчага йөртми чара юк. 8 нче санлы балалар бакчасына ике баламны йөртәм. Түләү балалар бакчасына гына түгел, башка хезмәтләргә дә арта. Эшләрбез һәм вакытында түләргә тырышырбыз.
Илнар Хамматов, 2 нче санлы балалар бакчасы:
– Әлбәттә инде, бәяләр артуга риза түгел. Әлегә балалар бакчасына бер генә балам йөри, киләсе елга икенчесе бара. Ике бала өчен түләргә авыр булачак. Без мондый яңалыкка каршы.
Наталья Титова, 8 нче санлы балалар бакчасы:
– Безнең шәһәр өчен балалар бакчасына түләү арту – бик начар, чөнки бездә хезмәт хаклары зур түгел. Түләү арту безгә кыйммәткә төшәчәк, алга таба без балалар бакчасы хезмәтеннән файдалана алмаячакбыз.
Альбина Новикова:
– Без түләү артуга каршы. Минзәләдә хезмәт хаклары аз. Артудан соң ничек түләргә? Безнең ике балабыз бакчага йөри. Мин үземнең хезмәт хакымны ике бала өчен бер айга гына түли алам. Әле бит фатир өчен түләргә кирәк, азык-төлек, сезонга карап кием-салым сатып алырга да кирәк. Минем уйлавымча, түләү арту безнең кесәгә генә түгел, башка ата- аналарның кесәләренә дә сугачак.
белешмә өчен
Бүгенге көндә балалар бакчасына ата-ана түләве уртача – авылда, өч яшькә кадәр – 2138 сум, өч яшьтән соң – 2134 сум, шәһәрдә – өч яшькә кадәр – 2629 сум, өч яшьтән соң – 2504 сум тәшкил итә.
Ата-аналар керемгә карамыйча федераль компенсация алалар: бер балага – 20%, ике балага – 50%, өч балага – 70%. Болардан тыш, керемнәре 20 мең сум булган гаиләләргә компенсация тиеш