Экология буенча сорауларыгыз булса

2014 елның 5 декабре, җомга

Табигатьне саклау буенча Казан районара проку­роры указаниесе нигезендә прокурор урынбасарла­ры районнарга чыгып, халык белән очрашулар узды­ра башлады. Мондый очрашуларны безнең районда табигатьне саклау буенча Казан районара прокурор урынбасары Вадим Попов уздыра. Гражданнар аңа районыбыздагы атмосфера һавасы, җир һәм сулык-лар, ветеринар закончалыклар һәм башка шундый экологиягә кагылышлы сораулары белән мөрәҗәгать итә алалар. Чираттагы кабул итү 6 декабрь көнне, 10-12 сәгатьләрдә “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International