Җылы сүзне, игътибарны кем яратмый! Инвалид булган, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бу бигрәк тә шулай.
“Ак кул таягы” айлыгы кысаларында үзенең юбилеен билгеләп үтүче Васил Нуриевка истәлекле бүләк тапшырылды. Җәмгыять әгъзалары очрашуга килгән дәрәҗәле кунакларга үзләренең сорауларын бирделәр.
Кичәдә район үзәкләштерелгән китапханәсеннән Мария Бочкарева, Римма Әхмәтханова “Без бергә булганда көчле” дигән лекция укыдылар. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре Лениза Якиева, Рифнур Кәбиров, Нәргизә Гыйльфанова, Рәйлә Фәррахова, Алсу Габдуллина тарафыннан әзерләнгән концерт та зур бүләк булды инвалидларга.
Җәмгыятьнең химаячеләре Егор Юдин, Илгиз Саттаров чираттагы ярдәмнәрен күрсәтеп, инвалидларны сөендергәннәр. Алар биргән акчага җәмгыять җитәкчелеге үз әгъзаларына азык-төлек җыелмасы сатып алган. Аны җәмгыятьнең 168 әгъзасына өләштеләр.
Дилфас ГАЛИЕВ