Украина балаларының җаннарын җылытачак

2014 елның 5 декабре, җомга

Минзәлә балалары “Новороссиягә чыршы” хәйрия акциясенә актив кушылдылар.

Бу акциядә Хуҗәмәт, Урыс һәм шәһәрнең 3 нче урта мәктәбе актив кат­наштылар. Хуҗәмәт балалары уенчыклар, канцтоварлар һәм тәмле әйберләр арасына 20 пар носки, коноваловкалылар хәтта ике куртка салдылар. Бу чараның максаты Донецк һәм Луганск Халык Республикасы мәгариф учреждениеләренә яңа ел һәм мәктәп каникулларына әзерләнергә булышу иде.

Мәгариф бүлеге биргән шул ук ма­шинада Казан Агропаркында сату өчен балалар иҗат йортында шөгыльләнүче балалар ясаган бүләкләр дә китте. Җыелган акчалар Татарстанның ятим балаларына биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International