Районның 8 урта мәктәбеннән 87 укучы рус әдәбиятеннән үзләренең мәктәпләрендә йомгаклау иншасы яздылар.
Сайлап алу өчен аларга биш тема бирелгән иде, алар арасында Лермонтовның иҗаты, сугыш, табигать, мәхәббәт һәм мөстәкыйльлек темалары иде. Унберенче сыйныф укучыларының эшләрен сыйфатлы белем бирү мониторинг республика үзәге тикшерүчеләре, күзәтчелек һәм контроль департаменты вәкилләре күзәттеләр. Алар 3 нче урта мәктәптә, гимназиядә, Калтак урта мәктәбендә булдылар. Тикшерүчеләр имтихан нинди шартларда баруын, үткәрүдә төгәлсезлекләрнең булу-булмавын тикшерделәр.
– Чыгарылыш укучылары йомгаклау имтиханын башкарып чыга алырлар, чөнки бу юнәлеш буенча күп иншалар язылды. Алар моңа әзер иде, – диде мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Әлфия Солтанова.
Укучылар орфографик сүзлектән файдаландылар. Алар иншаны өч сәгать ярым яздылар.
Булган мәгълүматлар буенча, укучыларның барысы да биремнәрне үтәде.