Авыруны «дәвалау» маддәсе

2014 елның 2 декабре, сишәмбе

Россиягә ВИЧ - инфекция килгәч, “ВИЧ инфекцияне йоктырган өчен” җинаять эше ачу буенча маддә кертергә туры килә. Ул өч өлештән тора.

Күптән түгел “По­беда” кинотеатрында үткәрелгән чара “СПИД: миллионнар язмышы кур­кыныч астында” фильмын караудан башланып кит­те. Фильмны карагач, та­биб-инфекционист Гүзәл Шестакова чыгыш ясады. Ул “Нәрсә ул СПИД? ВИЧ инфекциядән саклану ысуллары” дигән темага балалар белән әңгәмә үткәрде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорау­ларын бирделәр. Алар ТР да 16 мең тирәсе ВИЧ ин­фекциясе йоктырган кеше яшәвен белделәр. Быел гына 29 яшьтән 40 яшькә кадәрге 1012 татарстанлы ВИЧ инфекциясе йоктыр­ган.

– Минзәлә районында ВИЧ инфекциясе йок­тырган өчен җинаять эше ачу булмады. Ләкин “бу миңа кагылмый” дип әйтергә ярамый. Нәрсә эшләгәнеңне һәрчак уй­ларга кирәк, – диде Ольга Гарнышева.

Чараның финал өле- шендә авыл хуҗалыгы техникумы һәм медицина училище/техникумының эскиз эшләре авторлары мактау кәгазьләре һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр.

сан

Район үзәк хастаханәсендә ВИЧ инфекциясе диагнозы белән 32 кеше исәптә тора. 15 ел элек зарарланган пациентлар да бар.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International