Минзәләлеләр бадминтонда ярыштылар

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Минзәләдә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасының зональ этапы булды, минзәләлеләр икенче урынны яуладылар һәм финал ярышларда катнашырга лаек булдылар.

Түбән Камада беренче ярышлар узды. 16 район арасында минзәләлеләр 13 урын алдылар. Баскетбол буенча – 16 урын, өстәл теннисы – 7 нче урын, җиңел атлетика буенча безнең спортсменнар – 10 нчы урында. Шушы көннрдә Сабада бадминтон буенча ярышлар узды. Декабрь  башында Казан шәһәрендә мини-футбол, волейбол һәм шахматлар буенча ярышлар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International