Иң яхшылары лаек

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Сорау тудырган яңалык...

 Яхшы укыган, фәнни-практик конференция-ләрдә призлы урыннар алган, предмет олим­пиадаларында катнашкан өчен 2014/2015 ел уку елында 2013/2014 уку елы нәтиҗәләре буенча махсус дәүләт стипендияләре билгеләнгән. Ка­заннан, Әлмәттән, Яр Чаллыдан, Чистайдан, Түбән Камадан, Тәтештән, Лениногорскидан, Сар­маннан, Бөгелмәдән барлыгы 90 студент прези­дент стипендиясен алачаклар.

Минзәлә студентлары дәүләт стипендиясен алмый. Сәбәбе нәрсәдә? Бу сорау белән без урта махсус белем бирү учреждение җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек.

Әңгәмәдәш Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

Гөлсинә Рәҗәпова, техникумның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:

– Эш шунда, безгә квота биргәндә, министрлыктан заявка килә. Бу 6 елга бер тапкыр була. 2002 һәм 2008 елларда безнең студентлар президент стипендиясенә лаек булдылар. Алты кеше ярты ел дәвамында айга 1000 сум акча алды. Болар уку алдынгылары, акти­вистлар.

Шулай ук безнең студентлар ел саен транспорт грантында катнашалар. Аны төрле чараларда, ярыш­ларда актив катнашучылар ала. Быел 8 укучы 800 сум күләмендә грант отты.

Миңнегөл Мифтахова, Муса Җәлил исемендәге педагогия көллияте директоры:

– ТР Президенты стипендиясе аз, ә лаеклы укучы­лар күп. Бу ярдәмне алу өчен уку йортлары чиратта тора. Ике ел элек президент стипендиясенә Россия күләмендә студентлар лигасында катнашкан өчен безнең студентыбыз Лилия Гыйләҗетдинова лаек бул­ган иде. 25 ел дәвамында бу стипендиягә колледжның 10 студенты лаек булды.

Люция Хирәҗева, медицина училище/техникумы директоры:

– Бездә лаеклы студентлар бик күп. Президент сти­пендиясен алу өчен заявка бирмәдек. Медицина учи­лищесы студентлары махсус дәүләт стипендиясен алырга дәгъва кылганлыгын без белмәдек. Белсәк, әлбәттә, биргән булыр идек. Мин эшләгән дәвердә ме­дучилище студентлары бер тапкыр да президент сти­пендиясе алмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International