Барлык әниләрне йөрәккә якын бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән котлыйм!
Бу көнне безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә, аз булыр сыман. Баланың нинди билге алуы, тормышта нинди кыйммәтләрне мөһим итеп сайлавы нәкъ менә әнидән тора. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә. Мин барлык әниләрне - авыр сугыш елларында ир-атлар белән бергә тормыш йөген тартканнарны, катлаулы заман авырлыгыннан курыкмыйча, сабыйларга гомер бүләк иткәннәрне бәйрәм белән тәбрик итәм. Әниләребезгә озын гомер, имин көннәр, балаларының куанычларын гына күреп яшәүләрен телим. Күңелегез тыныч, көннәрегез матур, үзегез һәрчак бәхетле булыгыз, кадерле әниләр!
Ихтирам белән, район башлыгы,
район Советы рәисе Айдар Салахов.