“Автосессия-2014” тә катнаштылар

2014 елның 28 ноябре, җомга

Студент автомобильчеләр арасында үткәрелгән “Автосессия-2014” республика конкурсында безнең авыл хуҗалыгы техникумы командасы катнашты.

Шәһәрнең һәм техникумның данын 3нче курс студентлары Артем Ощепков, Эдуард Әхмәтшин һәм Илнар Исламов, шулай ук җанатарлар төркеме һәм иҗат конкурсында катнашучылар Илгиз Галимов һәм Рузил Нурлыгаянов яклады.

Барлык югары һәм урта махсус уку йортларыннан 63 студент катнаштында үткән конкурс 3 этапта үтте: иҗади, юл хәрәкәте кагыйдәләре (билетлар) һәм автомобильне фигуралы йөртү. Катнашучылар һәм командалар арасында минзәләлеләр 7нче урынны алды дип хәбәр итә “Юл хәрәкәте иминлеген финанслау дирекциясенең” Минзәлә филиалы начальнигы Наталья Железкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International