Узган айда исемнәргә онытыла башлаган Индира, Равил, шулай ук сирәк кушыла торган Элана, Салман, Мурат һәм Ирада исемнәре өстәлде.
ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова мәгълүматларына караганда районда октябрь аенда дөньяга Амалия исемле ике кыз, Анастасия исемле ике кыз (сүз уңаенда, Казанда иң популяр исем) һәм ике Самир (соңгы вакытта безнең шәһәрдә популяр исемнәрнең берсе), шулай ук Илья һәм Егор исемле ике малай дөньяга килгән.