ПЕНСИЯ ЯШЕ ХАКЫНДА

2014 елның 28 ноябре, җомга

Фәкать Россиядә һәм Кытайда гына хатын-кызлар бик яшьли пенсиягә чыга – 55 яшь.

Ирләр арасында без шулай ук Кытай һәм Франция белән бергә – 60 яшьтә үк чыгабыз. Исландия һәм Норвегиядә ирләр дә, хатын-кызлар да 67 яшьтә, Америка, Швейцария, Англия, Япониядә – ирләр 65, хатын-кызлар 60-65 яшьтә пенсиягә чыга. Бездә дә хатын- кызларны 60 яшьтә пенсиягә чыгару проекты бар иде. Әмма аларга эшләп яшәргә рөхсәт иттеләр. Хезмәт хакын һәм пенсияне кушкач, өлкәннәр үзләренә генә түгел, балаларына, хәтта оныкларына ярдәм итеп яшиләр. Чит илләрдә ял итеп йөрүчеләре бик сирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International