Дәвалау суммасы – белешмәдә

2014 елның 28 ноябре, җомга

Дәвалау суммасы – белешмәдә

Агымдагы елның сентябреннән медицина учреждениеләре күрсәтелгән медицина ярдәме хакы турында пациентларга белешмәләр бирә башлады.

Сынау проектында республиканың 65 медицина оешмасы катнаша, ә 1 ноябрьдән Татарстанның ММИ полисы буенча медицина ярдәме күрсәтүче барлык поликлиникалары һәм сырхауханәләре пациентларга дәвалау хакы турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Поликлиникаларда белешмә, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, иминиләштерелгән зат мөрәҗәгать итсә, регистратурада бирелә, ә стационарда –стационар авыруның медицина картасыннан өземтә белән бер үк вакытта бирелә. Белешмәдә дәвалау чоры һәм хакы күрсәтелә. Аның буенча һәр пациент ММИ полисы буенча үзен дәвалау дәүләткә күпмегә төшкәнне белә алачак.

Өстәмә сораулар килеп туганда яисә күрсәтелгән медицина ярдәменең соңгы хакын төгәлләштерү теләге булганда, үзегезнең иминләштерүче компаниягезгә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез, аның телефон но­меры ММИ полисында күрсәтелгән.

Шунысын ассызыкларга кирәк: белешмә хәбәр итү характерында гына һәм гражданнар анда күрсәтелгән дәвалау хакын үз акчаларыннан түләргә тиеш түгел.

 Муса Хәбибуллин, баш табибның поликлиника буенча урынбасары:

–Минзәлә район үзәк хастаханәсендә дә әлеге белешмә формасы эшләнелде. Үзенең дәвалануы күпмегә төшкәне белән кызыксынучы пациентларга белешмәләр бирә башладык. Аны дәвалау уздырган табибтан соратып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International