Безнең menzela.ru сайтында уздырылган “Рәхмәт, әни!” конкурсында 22 әни катнашты.
Әлеге конкурста катнашкан һәм финалистлар өчен тавыш биргән һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Конкурсантларның шундый күп булуы куанычлы күренеш. Финалга чыккан 5 әни арасыннан беренче урынга Айсылу Ханова лаек булды. Аның өчен 559 кеше тавыш бирде, бу барлык тавыш бирүчеләрнең 61,9%ы дигән сүз (моңа чаклы без үткәреп килгән конкурслар тарихында тавыш бирүчеләрнең шулай күп булуы әле беренче тапкыр). Икенче урында Айгөл Зайцева, ул 230 тавыш җыйды, бу 25,5%. Ләйсән Жигалова 77 (8,5%), Алия Сайдемова 22 (2,4%), ә Юлия Рылова 15 (1,7%) тавыш җыйган. Барысы 903 кеше тавыш биргән.
Җиңүчебез булган Айсылу Ханованы редакциягә чакырып, аңа зарыгып көткән бүләге – С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театрында булачак “Шомбай” спектакленә ике кешелек чакыру кәгазе тапшырылды.
Айсылу Ханова:
–Әлеге конкурста мин уйламаган җирдән катнаштым. Игъланны күрү белән күңелемә ошаган бер фотобызны урнаштырып та куйдым. Ничектер шулай туры килде: без финалга чыктык. Шуннан соң азарт барлыкка килде. Безнең өчен тавыш бирергә дусларны, хезмәттәшләрне үгетли башладык, нәтиҗәсе – җиңү безнең кулда. Безнең өчен тавыш биргән һәр кешегә рәхмәт. Бүләк тә бик гаҗәпләндерде. Гомумән, театрларга йөрергә яратабыз, ә быел сезон ачылуга бара алмаган идек. Мондый көтелмәгән сюрприздан соң конкурсларда ешрак катнашачакмын.
безнең өстәмә
Спектакльгә Айсылу тормыш иптәше Илгиз белән барачак. Алар ике кыз – Алсу белән Адиләне тәрбияләп үстерәләр. Җиңүчебез 2 нче санлы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта.