Айзатны күңелле сәяхәтләр көтә

2014 елның 28 ноябре, җомга

Воровский бистәсендәге китапханәдә бик күңелле чара булды: беренче сыйныф укучысы Айзат Рәхимовка “Мәдәни көндәлек” тапшырылды.

Чарага бистәнең хезмәт ветераннарын, өлкәннәрен чакырдылар. Авыл җирлеге башлыгы Әлфия Латыйпова, “Мәдәни көндәлек”нең битләрен ачып күрсәтеп, андагы һәр бүлек белән таныштырды. Балаларның дөньяви күзаллавын үстерү өчен мәгърифәт өлкәсендә шундый көндәлек-китаплар уй­лап чыгаруларын барыбыз да хупладык. Соңыннан ул Айзатка тантаналы рәвештә көндәлек тапшырды, сәяхәт иткәндә төшкән фотоларны саклау өчен альбом да бүләк итте. Айзат китапханәче Рәмзия Лебедева белән Минзәлә театрында спектакль карап, театр музеенда булганнар, Никольский ка­федраль соборны караганнар, киләчәктә исә мәчетне карар­га, сәнгать мәктәбендә булырга планлаштыралар. Әлфия Латыйпова Изге Болгар, Биләр якларына барырга туры килсә, Айзатны да ата-анасы белән бергә сәяхәткә алачагы турында әйтте.

Күңелле очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.

Җәүһәр РӘХМӘТУЛЛИНА, ветеран-укытучы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International