“Умырзая”тернәкләндерү үзәгендә социаль педагогның эш юнәлешләренең берсе – балаларны шәһәр һәм район сәнәгать предприятиеләре белән таныштыру булды.
Максаты шуннан гыйбарәт, сәламәтлекләре чикләнгән балаларның эш күнекмәләрен күтәрү. Менә шулай итеп икмәк заводында онытылмаслык Ипи «маҗарасы» узды. Балалар кулларын юдылар, алмаш аяк киемен киделәр. Экскурсия ипи, батон, сохари, печенье пешерү цехларында үтте. Балалар ничек итеп камыр куелганын, аннан аның формаларга салынуын, продукцияне тикшерүне һәм төрүне карадылар. Балалар кул пумаласы белән формаларны майладылар. Конвейердан төшкән кара ипине ашап карадылар, ә аның тәмлелеге! Бүләккә балаларга катлы булочкалар салынган пакетлар өләштеләр.
Төшке аш вакытында балаларның ипигә булган мөнәсәбәтләре бөтенләй икенче иде. Өстәлгә килгәнче ипи катлаулы юл үтә. Балаларда икмәк заводында эшләүчеләр хезмәтенә хөрмәт уянды. Бәлки кайбер балалар пешекче һөнәрен сайлар.
Светлана ЮРИНА, социаль педагог