Игътибарыбызны кызганмыйк

2014 елның 28 ноябре, җомга

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан сәламәтлекләре чикле булган райондашларыбызга карата кайгыртучанлык күрсәтү, аларны борчыган мәсьәләләргә игътибарлы булу һәм аларны чишү юлларын табу максатыннан районда күптөрле чаралар үткәрелә.

1 декабрь көнне сәгать 11 дә Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры сәламәтлекләре чикле нәни тамашачылар өчен “Чуртан кушуы буенча” дип аталган курчак театрын күрсәтәчәк;

5 декабрь көнне сәгать 13.00 дә өлкәнрәк яшьтәге инвалидларны “Тилмереп дога көткәннәр” хәйрия спектаклен карарга чакырып кала. 3 декабрь көнне сәгать 10 да сәламәтлекләре чикле балалар “Юбилейный” спорт комплексында булачак “Күңелле стартлар” уенында үзләрен физик яктан сынасалар;

4 декабрь көнне 14 сәгать 30 минутта шул ук спорт комплексында үткәрелүче шашка турнирында логик җитезлекләрен тикшерә алалар.

4 декабрь көнне “Олимп” теннис үзәгендә өлкән яшьтәге инвалидлар өчен өстәл теннисы буенча ярыш уздырыла.

8 декабрь көнне сәгать 10 да “Күңелле стартлар”уены суда – бассейнда дәвам итәчәк.

9 декабрь көнне исә балачактан ук инвалид калган яшүсмерләр өчен “Веста” күппрофильле яшьләр үзәге “Якын дуслар очрашуы” дип аталган кызыклы чара уздыра. Шул ук көнне районның үзәкләштерелгән китапханәсендә “Һәркем нәрсәгә дә булса сәләтле” дип аталган китап күргәзмәсе оештырыла.

10 декабрь көнне район инвалидлар җәмгыяте вәкилләре үзләрен борчыган сорауларын социаль яклау, пенсия фонды, хокук саклау органнары, хастаханә, торак-коммуналь хуҗалыгы вәкилләренә юллый алалар, бу көнне җәмгыять бинасында әлеге оешма белгечләре белән очрашу була.

Декада дәвамында инвалидлар туган якны өйрәнү музеенда оештырылган “Тарихны акчалар сөйли” дип исемләнгән күргәзмәне карый, бассейнда, теннис үзәгендә бушлай спорт белән шөгыльләнә алалар. Шулай ук ункөнлек дәвамында сәламәтлекләре чикле булганнар өчен бушлай һәм льготалы шартларда мунча керү дә каралган. Болардан тыш, социаль яклау вәкилләре, волонтерлар ярдәм таләп ителүче инвалидлар янына барып, аларга хезмәт күрсәтәчәкләр. “Умырзая” тернәкләндерү үзәгендә, инвалидлар һәм картлар йортында да Инвалидлар көне уңаеннан кызыклы чаралар уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International