Әниләр бәйрәме алдыннан Кремльдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күп бала тәрбияләп үстергән, республикада яшәүче хатын-кызларыбызга хөкүмәтебезнең “Ана даны” медальләрен тапшырачак. Әлеге тантанада Тулбай авылында яшәүче, 10 нчы балалар бакчасында эшләүче биш бала анасы Нәзирә Сайранова да катнашачак, аңа да бу медаль тапшырылачак.