Өлгереп калыгыз

2014 елның 28 ноябре, җомга

Пенсияне дәүләт ярдәме белән финанслау программасына керү мөмкинлеге 2014 нче елның 31 декабренә кадәр озынайтылды, ә яңа катнашучылар беренче взносны 2015 нче елның 31 гыйнварына кадәр кертергә тиеш.

Газета укучыларыбыз игътибарына ТРның Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча идарә начальнигы Эльвира Хәбибуллина биргән комментарийны тәкъдим итәбез:

– Программага керүче иминиятләнгән затлар гариза тапшырган вакытка Рос­сия Федерациясе Пенсия фонды линиясе буенча бер төрле пенсия дә алмаска тиеш. Бу яңалык бары тик программага яңа гына кергән затларга кагыла, бу программага моңа кадәр кергән пенсионерларга кагылмый.

2008 нче елның 1 октябреннән 2013 нче елның 30 сентябренә кадәр бу программага кереп, программаны “активацияләү” өчен ирекле взнослар түләмәгән барлык затларга 2014 нче елның 26 декабренә кадәр 2000 сумнан да ким булмаган күләмдә беренче взносларын түләү зарури.

2014 нче елның 31 декабренә кадәр программага яңа гына кергән затларга 2015 нче елда дәүләттән гарантияләнгән финанслау алу өчен 2000 сумнан да ким булмаган беренче взносларны 2014 нче елның 31 декабренә кадәр тапшырырга кирәк.

Шушы шартлар үтәлгән очракта дәүләт булачак пенсиягә өстәмә взносларны 10 ел дәвамында финанслаячак.

Шунысын да искәртәбез, 2015 елның 1 гыйнварыннан минималь срок (5 ел) билгеләнә. Ул тәмамлангач, гражданин пенсия тупланмаларын бер тапкыр алу өчен кабаттан мөрәҗәгать итә ала. Биш еллык срок иминиятләнүче затның 2015 нче елның 1 гыйнварыннан соң мөрәҗәгать иткән вакытыннан башлап исәпләнә. Тулырак мәгълүмат www. pfrrt.ru сайтында.

цифры

2008 нче елның 1 октябреннән 2013 нче елның 30 сентябренә кадәр бу программага 1154 кеше кергән. Программага керүчеләргә 2009 елның 1 гыйнварыннан 2014 елның 30 сентябренә кадәр 10 млн 988 мең 209 сум акча түләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International