Театрда эшләү – зур дәрәҗә

2014 елның 28 ноябре, җомга

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының иҗади труппасы быелгы сезонда бер төркем яшь көчләр белән тулыланды.

79 нчы театраль сезонга аяк басканда яшьләргә “Минзәлә театрына нинди хыяллар, нинди планнар белән килдегез?” дигән сорау бирдек.


Илдус Кәримов, Минзәлә районы, Мияш авылы:

– Узган елгы “Идел - йорт” фестивалендә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөслимә Гайниева җитәкләгән Тауасты Байлар авылы үзешчән коллективы белән Данил Салиховның “Булса кодаң генерал” комедиясе белән катнаштык. Сәхнәдә үк, тамашачылар алдында, театр директоры Роберт Шәймарданов белән баш режиссер Дамир Сәмерханов мине эшкә чакыруларын әйттеләр. Әлеге тәкъдим көтелмәгән шундый көчле тәэсир ясады ки, театрга очып килдем дияр идем. Р.Сәхәбетдинованың “Дүрт дус” әкиятендә роль бирделәр, башка рольләрем дә бар.

Гөлназ Исмәгыйлева, Минзәлә шәһәре:

Театр тормышы укытучы, врач, я булмаса сатучы тормышы түгел бит инде, миңа ул һәрчак серле бер дөнья булып тоела иде. Кечкенә чакта мин урын­дыкка менеп басам да (ул минем сәхнәм) җырлыйм, шигырь сөйлим, пародияләр күрсәтәм. Мин бүген Минзәлә театры артисткасы, татар классикасы әсәрләрендә рольләр турында, башка театрларның танылган актерлары белән танышу турында хыялланам.

Язгөл Гыйльметдинова, Кукмара райо­ны, Балыклы авылы:

– Мәктәптә уздырылган чараларда катнашу, балалар сәнгать мәктәбе, Кукмара халык театры, Казан театр училищесында уку – һәр баскыч саен балачак хыялыма якынлаша бардым. Минзәлә театры спектакльләрен еш карадым, артистларына соклана идем. Училищены тәмамлап, Минзәлә театрында эшли башлавымны сизми дә калдым. Үземне төрле жанрларда сынап карыйсым килә.

Рәзилә Нуриева, Биектау районы Чубар авылы:

– Биш яшемнән җыр-биюгә гашыйк булганлыктан, мәктәпне тәмамлагач, театр училищесына укырга керүем үзем өчен хәл ителгән иде инде. Әти-әнием башта бик риза булмасалар да, соңыннан каршы килмәделәр, киресенчә, гел терәк булып тордылар. Театр атмосферасына башым белән чумдым. Чын күңелдән булган хыяллар чынга аша икән ул. Халык мәхәббәтен яулаган бай тарихлы театрда эшләү зур дәрәҗә. Алдагы көндә сәнгатькә өлешемне кертеп, яңа образлар тудырасы килә. Иҗади активлыгымны сүндермичә, җаваплылык хисен югалтмыйча эшләргә телим.

Раушан Зиннуров, Кукмара поселогы:

– Балачактан әниемнең җырлавына мөкиббән идем. Сәхнәгә юл башы шуннан, дип уйлыйм. Мәктәптә узган бер кичәдән соң мине Кукмара халык театры режиссеры Рамил Сәләхетдинов чакырып алды, рольләр бирде – Минзәлә театрына мин профессиональ коллективта иҗат итәргә дип килдем, чөнки тормышымны бары тик сәхнәдә күз алдына китерәм. Театр дирекциясе һәм коллективы безне җылы каршы алды – биредә якты йөзле, мөлаем кешеләр эшли.

Илназ Минһаҗев, Минзәлә шәһәре:

– Барысы да очраклы килеп ч ы к т ы , д и я р и д е м , н ә к ъ шул очр а к л ы х ә л л ә р я з м ы ш таләбе булып чыга. Мин театрда, мин сәхнәдә – күпләр өчен бу бит хыял гына булып кала.

Рөстәм Зиннуров, Кукмара поселогы:

– Кечкенәдән үк мин игътибар үзәгендә булырга ярата идем. Гаилә бәйрәмнәре, туган көннәр, балалар бакчасы кичәләрендә һәрвакыт чыгыш ясадым. Бу мине балалар сәнгать мәктәбенә китерде. Анда узган биш ел вакыт эчендә күп нәрсәгә өйрәндем, һәм, иң мөһиме, киләчәгемне театрдан башка күз алдына да китерә алмаганымны аңладым.

Кукмара халык театры режиссеры Рамил Сәләхетдинов чакырып алып Мостай Кәримнең “Кыз урлау” музыкаль комедиясендә авыл егете ролен биргәч, әлеге теләгем көчәйде генә. Бүген мин Минзәлә театры артисты! Яхшы драма әсәрендә төп рольләрне уйнау, мөмкинлек булса, кинога төшү – болар бүгенге хыялларым. 

безнең өстәмә

Раушан һәм Рөстәм Зиннуровлар, Язгөл Гыйльметдинова, Илдус Кәримовлар рус халык әкиятләре буенча куелган “Чуртан кушуы буенча” курчак спектаклендә үзләрен күрсәтергә өлгерде инде. Режиссер Альберт Сәхәбетдинов куйган барлык таләпләрне дә үтәргә тырышты яшьләр. Нәни тамашачыларыбыз бик ошатты үзләрен.

Егет-кызларыбызга иҗади уңышлар телик. Театрыбызда озак еллар эшләп, берсеннән-берсе матур рольләр иҗат итүләрен көтеп калыйк.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International