Юртау бистәсендә яшәүче Любовь һәм Николай Солодиловларның шатлыклы көннәре – озакламый өй туен үткәрәчәкләр.
– Сөенечебезнең чиге юк, аяк җиргә дә тими, гел очып йөргән төсле,– ди кичерешләрен аңлатырга теләгәндәй Люба. Аннары хезмәте, гаиләсе, тормышы турында сөйләп китте.
Моннан 16 ел элек, Иске Александровка егете Николай белән тормыш корып җибәрәләр. Гаиләдә мәхәббәт җимешләре булып бер-бер артлы өч бала дөньяга килә. Олы кызлары Анжела хәзер 9 нчы сыйныфта укый, Ольга – 6 нчы сыйныфта, кечкенә Елизавета балалар бакчасына йөри.
– Безнең Юртау бистәсе шәһәргә якын, шуңа күрә шәһәргә йөреп эшләүне хуп күрүчеләр дә бар. Ләкин авылда яшәргә уйлаган, йорт төзергә, торак шартларын яхшыртырга теләге булганнарга төрледән-төрле дәүләт программалары булуының авыл тормы
шына йогынтысы сизелерлек: яшьләр авылда кала, яшь гаиләләр барлыкка килә. Безнең җирлектә 400 кеше яши. Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге 110 бала булуы да моңа дәлил, – дип авыл тормышы белән таныштырды Юртау авыл җирлеге башлыгы Ирек Кадыйров. Любовь үзе дә элегрәк район үзәк хастаханәсендә санитарка булып эшләгән. Әмма тормышта ниндидер бер адым барысын да үзгәртеп куярга мөмкин. Люба белән дә шулай була. Бүлекчәдә сыер савучы кирәк булгач, аңа ул чактагы агрофирма җитәкчесе Тимерхан Миргаязов фермага эшкә килергә тәкъдим итә. Шуннан Люба сыер савучы булып китә. Ире Николай да «Минзәлә» бүлекчәсендә механизатор булып эшли.
– Гади һөнәр ияләренә хөрмәт белән караучы Тимерхан Шәеховичка рәхмәтебез зур. «Нигә сез АПК буенча йорт салмыйсыз, яшь чагыгыз, салыгыз йорт, дип киңәш бирүче ул безгә. Авыл җирлеге башлыгы Ирек Юсуповичка дарәхмәтлебез. Алар таянычын тоймасак, йорт төзү башыбызга да килмәс иде, һаман да шул иске йортта яшәр идек, – ди ул.
Ике ел элек Солодиловлар, күпбалалы гаилә буларак, бушлай 15 сутый җир участогы алалар. Аннары йорт салырга документлар тупларга керешәләр. 1 млн 300 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алачак әлеге гаилә йорт төзүгә. Борыстан төзегән йортлары түбә астына кергән инде, хәзер эчке эшләр башкарыла, электр да, су да кертелгән, газ кертелә.
– Хезмәттә дә сынатмый, бүгенге көндә бүлекчәдәге 25 сыер савучы арасында алдынгылар сафында бара Любовь Солодилова. Читтән кайтарылган нәселле таналар группасында эшли, группасында 46 баш бер кат бозаулаган тана бар. Җәйгелектә һәркайсыннан тәүлегенә 20шәр литр сөт сауды. Узган айда яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен район башлыгының премиясен алды. Ире Николай да терлекчелектә, КУН тагылган тракторы белән терлек азыгы кертүдә эшли, – дип тырышлыкларын билгеләп үтте Солодиловлар хакында “Минзәлә” бүлекчәсе башкарма директоры Валерий Логинов.
– Яраткан эшем бар, яңа йортлы булдык, балаларым, ирем янәшәмдә, – дип бәхеттән елмая Люба. Әйе, хезмәтеңнән тәм табып, ирешелгән уңышларыңа куанып, балалар куанычы күреп, тормыштан ямь табып яшәү – хатын-кыз-ана өчен олы бәхеттер ул.
сан
Юртау бистәсендә соңгы өч ел эчендә генә дә 21 йорт төзелгән, шуның 10сы АПК программасы буенча.
Флүрә МУСИНА