Исемнәре мәңге йөрәктә

2014 елның 28 ноябре, җомга

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан Иркәнәш авыл җирлегенең ветераннар советы инициативасы буенча әлеге авыл җирлегеннән сугышта һәлак булганнарның исемнәрен тулыландыру, гранитка яздырып мәңгеләштерү эше бара.

Шуны күздә тотып, авыл җирлеге туганнарыннан, якыннарыннан исемлеккә керми калган һәлак булучылар хакында (аларның исем-фамилиясен, туган елын, фронтка китү, һәлак булу вакытын) тулы мәгълүматларны барлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International