Экологиягә кагылышлы гозерегезне табигатьне саклау буенча прокурор урынбасары Вадим Поповка җиткерә аласыз

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Табигатьне саклау буенча Казан районара прокуроры указаниесе нигезендә прокурор урынбасарлары районнарга чыгып, халык белән очрашулар уздыра башладылар. Мондый очрашуларны безнең районда табигатьне саклау буенча Казан районара прокурор урынбасары Вадим Николаевич Попов уздыра.

Гражданнар аңа районыбыздагы атмосфера һавасы, җир һәм сулыклар, ветеринар закончалыклар һәм башка шундый экологиягә кагылышлы сораулары белән мөрәҗәгать итә алалар. Чираттагы кабул итү 6 декабрь көнне 10-12 сәгатьләрдә “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International