Картлар һәм инвалидлар интернат йортында “Алардан үрнәк алырга кирәк” дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды.
Олы яшьтәге кешеләрнең актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларның, исерткеч эчемлекләр һәм наркотиклар кулланмаучыларның “Моя газета” һәм “Минзәлә” район газетасыннан алынган материалларга күзәтү ясалды.
Көннең икенче яртысында “Начар гадәтләрсез йөзгә хәтле яшәргә “дигән теманы дәвам итәр өчен “Урман” чишмәсенә бару оештырылды. Анда баручылар бик канәгать калдылар һәм “Тормыш матур” дигән нәтиҗә ясадылар. Һәр яшәлгән көнгә сөенергә кирәк. Зәңгәр күк астында гомереңне наркотиклар һәм исерткеч эчемлекләр белән агуламыйча рәхәтләнеп яшәргә кирәк.