Халыкның җанын җылыта

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

 “Театрыбыз үсештә, ул татар телен саклауда, милләтләрнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятне үстерүдә төп урынны били, төрле фестивальләрдә даими катнашып, төбәк данын чит өлкәләрдә, чит җирләрдә таныта, - диде Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрданов тәбрикләү чыгышында.

 Ниһаять, сәнгать сөючеләр өчен иң күңелле, көтеп алынган мизгел җитте – Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең 79 нчы сезонын ачып җибәрде. Традиция бу­енча тантана башында узган сезонда уңышлы иҗат иткән артистларга бүләкләр тапшырылды, иганәчеләр, театрның дуслары бүләкләнде. Уз­ган сезон нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Ро­берт Шәйхелович пре­мьералар, гастрольләр, фестивальләр һәм җиңүләргә тукталды.

Театр халыкның җанын җылыта, ә тамашачы ак­терларны рухландыра. Киләсе елда Минзәлә те­атры 80 яшен билгеләп үтәчәк. Шуның өчен дә сезонны коллектив юби­лей алды сезоны дип игъ­лан итә.

Быел Татарстанның ха­лык артисткасы, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәзилә Муллинаның театрда иҗат итүенә 35 ел тула икән, бу күркәм вакыйга да билгеләп үтелер дип көтелә.

Зал шыгрым тулы, моны халыкның театрга мөнәсәбәте дип аңларга кирәктер. Матур гадәт буенча бу көнне тамаша­чылар игътибарына яңа спектакль тәкъдим ител­де. Бик отышлы әсәр сай­лаганнар өметбаевлылар, башкорт язучысы Кәрәй Мәргәннең “Шомбай” спектакленә мөрәҗәгать иткәннәр. Бу пьеса тулы­сынча халык иҗатыннан, юмористик әкиятләргә хас сюжет һәм тематик мотив­лардан тукылган. Герой да исеме белән генә түгел, җисеме белән дә “мин төбем-тамырым белән фольклордан”, дип кыч­кырып торган кебек. Шом­бай изгелек орлыкларын мул чәчә, киң күңеллеге белән тамашачының мәхәббәтен яулый. Бу ха­лыкка якын образ, шуңа да аны тамашачы бик җылы кабул итте. Нечкә ирония белән эш итү сәләте кайбер образлар­ны тагын да ныграк ача...

Һәрвакыттагыча шәп булды. Әллә үзебезнеке булгангамы, артист­ларга карап туеп бул­мый. Быел коллективка берьюлы алты артист килүе шулкадәр куаныч­лы. Яшьләр дигәннән, аларның өчесе кукма­ралылар булып чыкты. Якташлары аларны ерак Кукмарадан беренче чы­гышлары белән котлар­га килгәннәр, күп булып – тулы бер рәттә тезе­лешеп утырганнар. Хис- тойгыларны әйтеп тә, аңлатып та бетерү мөмкин түгел: күңелләрдә горур­лык хисләре, әйтелгән сүзләрдән җылылык бөркелә.

Киң күңелле авыл халкымы, сайлаучан шәһәр халкымы – һәркем Минзәлә театрының иҗатын югары бәяли. Бүгенге кискен конкурент­лык заманында бигрәк тә. Алда – иҗат сезо­ны, гастроль тормышы. Әмма ничек кенә булма­сын, өметбаевлыларның үзләрен җитди професси­ональ театр булуын тагын бер кат раслаячагына шик юк.

Руслан Әхмәтҗанов, театр артисты:

– Сезонны бик яхшы кәеф белән каршы ала­быз. Премьераларыбыз, матур спектакльләребез бар. Репертуарыбыз өлкәннәрне дә, балаларны да сөендерерлек. Яшь тамашачы өчен Яңа ел спектакле әзерлибез.

Гөлшаһидә Салахова, Татарстанның атказанган артисткасы:

– Актерлар быел бигрәк тә дәррәү эшкә тотынды. Яшь артистлар килү куанычлы. Сезонны дәртләнеп, ашкынып каршы алдык. Бүгенге спектакльдәге об­раз күңелемә бик якын, тамашачыга да ошады дип уйлыйм. Барыбыз да күтәренке рух белән, баштан чумып эшлибез.

Сафура Әхмәдуллина:

– Бүгенге спектакль шулкадәр ошады. Шомбайны уйнаган артист Ильяс Закировның яшь булуына кара­мастан, шундый оста уйнавына шаккаттык. Бер генә спектакльне дә калдырмыйбыз, 35 ел йөрим театрга. Яңа спектакльләр көтәбез, уңышлар юлдаш булсын аларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International