Фронтта ул Минзәлә кешесен очрата, командир буларак, аны солдатларны өйрәтергә калдырмакчы була. Алексей “мине фронтка җибәрергә тырышыгыз, биредә 600 грамм гына ипи бирәләр, фронтта – 900 грамм” дип, аның тәкъдимен кире кага...
Сугыш ул Никитовская шахтасында эшләгәндә ай ярым чамасы эшләгәннән соң башлана. Запорожьега танкларга каршы чокырлар, окоплар казырга җибәреләләр. 3 метр тирәнлектәге чокыр казу җиңел эш түгел. Көнлек норма – 4 кубометр. 17 яшьлек егетләр төшкә кадәр эшләрен тәмамлый торган булалар. Шул рәвешле ике линия казыйлар. Ноябрь айларында Алексейга Минзәләгә кайтырга насыйп була.
– Февраль аена кадәр колхозда эшләдем, аннары армиягә алындым. Биш ай дәвамында Киров шәһәрендә пехота училищесында укыдым, – дип дәвам итә сүзен ветеран. – Барыбызга да документларсыз гына сержант званиесе бирелде. Воронеж өлкәсендә беренче сугышка кердек. Бу сугышны уңышсыз дию генә аз булыр, бу канкойгыч, нәтиҗәсез сугыш булды, – дип искә ала ветеран.
Ротадан 17 кеше генә калалар, минометчик Алексей иптәшләре белән алга баруларын дәвам итәләр:
– Безне Төньяк-Көнбатыш фронтына җибәрделәр. Старые Русы шәһәре астында фашистлар тылга бик ерак кергән иде. Коридор барлыкка килеп, безгә фашистларны шул урыннан чыгару бурычы куелды. Сазлыклы урын булганлыктан, анда бик күп сугышчы башларын салды, яраланган солдатларны алып чыгу мөмкинлеге дә булмады. 44 нче елда без не Белоруссиягә җибәрделәр, Витебск өлкәсендә Полоцк шәһәрендә оборонаны тоттык.
– Сугыш тәмам, әмма өйгә кайту турында сүз дә юк. Мин инде миномет взводы командиры булдым. Безне Белоруссия урманнарына “бендерачылар” бандаларына каршы көрәшергә җибәрделәр, анда үзебезнең һәм поляк “бендерачылары” да бар иде. Соңыннан безне Польшага авиация полкына, эскадрилья старшиналары итеп җибәрделәр. Бераздан соң авиация клубы полкы мөдире булып хезмәт итә башладым. Безнең полк – ерак авиация полкы, бик яхшы Америка бомбардировщикларыннан тора иде. Шунда өч ел хезмәт иттем. 1948 нче елның февралендә демобилизацияләндем, – дип сүзен тәмамлый Алексей Васильевич.
Туган якка кайткач, колхозда эшли, авыл хуҗалыгы техникумына кереп, өч ел укып, агроном, зоотехник, умартачы белгечлеге алып чыга. Бөгелмә районара умартачылык бүлекчәсенә өлкән зоотехник буларак эшкә билгеләнә, берьюлы 12 районга хезмәт күрсәтә. Бераздан туган якка кайтып эш эзләргә туры килә. “Маяк” колхозында, Гришино авылында агроном булып эшли. Аннары аны Юртауга авыл Советы рәисе итеп күчерәләр. “50 нче еллардагы бетмәс-төкәнмәс налог- лар, заемнар халыкны тәмам хәлдән чыгарды. Эштән китәргә мәҗбүр иткән “соңгы тамчы” шул булды – март ахырында һәр хуҗалыктан 40 ар кг ит җыярга куштылар. Бу чорда ит булмый бит инде, бу вазифаны башкара алмыйм, дип эшемнән азат итүләрен сорадым”, – ди Алексей Васильевич хезмәт елларын искә төшереп.
Бүгенге көндә ул гомерен медицина өлкәсенә багышлаган тормыш иптәше Галина Петровна белән тыныч кына гомер кичерә. Бердәнбер уллары Иваново шәһәрендә яши, җәйләрен гаиләсе белән әти-әнисе янына кайта.