Техникаң нинди – уңышың шундый

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

“Мензелинские зори” агрофирмасына авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча бәхет елмайды: алар икенче ел урып-җыю комбайннарын һәм тракторларын Яр Чаллы ашлык продуктлары комбинаты базасында ремонтлыйлар.

 Комбинатның матди-техник базасы көчле. Шуңа да комбинат директоры Алмаз Шәрипов инициа­тивасы белән агрофирма хуҗалыкларындагы бар­лык тракторларны, урып-җыю техникасын шушын­да әзерләү максат итеп куелды да инде.

Комбинатның ангарында торбаларга җылылык кергән, кирәкле барлык ин­струментлар бар, запчастьләр дә ки­леп тора, ремонтчыларга эш киемнәре бирелгән, фатир мәсьәләсе дә кайгыр­тылган.

Зөфәр Төхбәтуллин, комбинатның авыл хуҗалыгы техникасын ремонт­лау мастеры:

– Минзәләдән бер тракторист, өч ком­байнчы килде. Егетләрнең барысы да тырыш, эшкә җаваплылык белән карый­лар. Ремонт өчен бөтен шартлар бар. Токарь, фрезер станогында эшкәртү булсынмы, барысы белән дә ярдәм итеп торабыз. Запчастьләрнең шактый өлеше шул рәвешле төзәтелә.

Рөстәм Габдрахманов, “Мензелин­ские зори” агрофирмасы директоры:

– Безнең агрофирманың 33,1 мең гек­тар җире бар, шуның 26,5 мең гектарын­да бөртекле культуралар игелә. Быел 36-37 мең тоннага якын уңыш җыеп алынды, уртача уңыш – 22,5 центнер. Хуҗалыкка яңа гына Джон Дир трак­торы, Аксион комбайны кайтты. Хәзер комбайннар ремонтлауга керештек. Эш күләме җитәрлек. Хезмәт өчен түләү – 20 мең сум тирәсе.

Айрат Мөбәрәкшин, “Калинин” бүлекчәсе механизаторы:

– Мин узган ел да комбайннар ремонт­ларга йөрдем. Ватылган урыннар күп була, запчастьләр бар, ашау әйбәт, тору шартлары яхшы. Быел кайтып йөрисе юк, безгә якында гына фатир аренда­лыйлар. Иртәнге 8 дә эш башлыйбыз. 10 Акрос комбайны алып килдек, Нью Холланд кебек чит ил техникасы белән бергә 20дән артык комбайн ремонт­лыйсыбыз бар, аннары тракторларга керешәбез.

  сүз уңаенда

Быел районыбызның байтак хуҗалыклары 60х40 программасы буенча авыл хуҗалыгы техни­касы сатып алып үзләренең машина-трактор пар-кларын яңарттылар.

“Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгына ике МТЗ-82 һәм МТЗ-1221 тракторы, КамАЗ автомашинасы, “Поле­сье-280” азык хәзерләү комбайны, “Мензелинские зори” агрофирмасының “Николаевка” хуҗалыгына куәтле “Ксерион”, “Калинин” хуҗалыгына “Джон Дир” тракторлары, “Калморза” хуҗалыгына КСК-600 терлекләргә азык хәзерләү комбайны кайтты. Бу программа буенча алар техниканың 60 процен­тына үзләре акча түли, калганын дәүләт күтәрә.

безнең өстәмә

Район хуҗалыкларына трактор­лар, урып-җыю комбайннарын ре­монтлау темпын тизләтү бурычы куелды.

– Районда 323 тракторның 180енә ремонт таләп ителә, шуларның 19 проценты ремонтланды. “За­иковский” хуҗалыгы ремонт таләп ителүче 7 тракторын, 2 комбайнын ремонтлап куйды. “Мензелинские зори” агрофирмасында 2 урып-җыю комбайны, 3 трактор ремонттан чык­ты. “Сөт иле-Чулман” филиалында 62 тракторның 39ын ремонтларга кирәк. Тәкермән бүлекчәсендә ре­монтчылар эшкә кереште, биредә 1 терлек азыгы уру комбайны, 2 трак­тор ремонтланды. “Сөт иле-Минзәлә” филиалында 53 тракторның ярты­сына ремонт таләп ителә. Әлеге агрофирманың тракторлары, урып-җыю комбайннары элеккеге МТС базасында ремонтлана. Хәзер биредә ремонтчылар өчен шарт­лар тудырыла: җылылык кертелә, станоклар торгызыла, 1 декабрьдә ремонтчылар эшкә керешәчәк. Кыр эшләрен тыныч күңел белән каршы­лау өчен авыл хуҗалыгы техника­сын каты салкыннар башланганчы, Яңа елга кадәр максималь ремонт­лауга ирешү отышлырак, – диде Гостехнадзорның Минзәлә районы буенча баш дәүләт инженер-инспек­торы Ринат Гыйльманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International